Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

5000нән артык кеше WorldSkills Kazan 2019 волонтеры булырга теләк белдерделәр

Волонтерлар

10.04.2018, 14:10

Хәзерге вакытта дөньяның 57 иленнән 5 748 кандидат Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының волонтерлык программасына заявка биргәннәр.

Илебезнең 15 төбәгендәге волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре актив мәгълүмати кампания алып баралар: 2018 елның узган өч аенда 17 000нән артык кеше презентацияләр һәм төрле активлыклар белән колачланган инде. Һәм әле бу башы гына – алда җәй һәм актив мәгълүмати кампания көтелә.

Гариза бирүчеләрнең күпчелеге кызлар – ир-егетләр һәм кызлардан кергән гаризалар якынча 1:3. Волонтерлыкка иң “тәҗрибәле” кандидатларның (2 кандидат 1939 елда туган кешеләр) тормыш тәҗрибәләре бик бай, алар волонтерлык позициясенә хәзерге вакыттагы иң яшь дәгъвачы – Казаннан булган, март аенда гына 14 яше тулган кандидат белән дә үз тәҗрибәләре белән бүлешергә әзерләр.

Мәгълүмати һәм заявка кампаниясенә волонтерлык программасының төбәк партнерлары да зур өлеш кертәләр - – ел башыннан алып WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре әлеге вакыйга турында үзләренең һәм якын-тирә төбәкләр яшьләре һәм халыкның киң катламы белсен өчен актив эшчәнлек алып баралар. Бөтен ил күләмендә 150дән артык төрле активлыклар, шул исәптән социаль акцияләр, белем бирү семинарлары, дәресләр һәм башка чаралар оештырылган. Волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре ачылышы һәм аларның эшчәнлеге турында ММЧларда һәм социаль челтәрләрдә 200дән артык мәкалә-язмалар дөнья күрде.

Ресурс үзәкләре арасында инде рекордчылар да барлыкка килде: 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча субъекттагы кандидатлардан кергән гаризалар буенча Краснодар крае, Чувашстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре лидерлар булып торалар. Әлеге төбәкләрдә делегация составына эләгү өчен конкурс бер урынга 8-10 кешегә җитә.  

Инде алдарак хәбәр ителгәнчә, 2018 елның февраленнән Россия Федерациясе субъектларында волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре ачылышы бара. Бүгенге көнгә 15 үзәкнең 14е рәсми рәвештә ачылган инде. Апрель башында командага Иркутск өлкәсе, Удмуртия Республикасы һәм Хабаровск крае кушылдылар. Ачылышлар чылбырын иң көнчыгыш ресурс үзәге – Владивосток төгәлләячәк.

2018 ел җәенә планнарда – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдәге яшьләр форумы программасы кысаларында чемпионатны алга этәрү һәм аның волонтерлык программасы буенча мәгълүмати кампания, шулай ук кандидатлар арасында 2018 елның 31 декабренә кадәр барачак заявка кампаниясен дәвам итү. 2018 елның көзендә волонтерлык программасының чираттагы этабы – дөнья чемпионаты командасына кандидатлар белән күзгә-күз сөйләшүләр старт алачак.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45 нче дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте