Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты видеороликлар конкурсы башлануы турында белдерә

Рәсми чара

21.03.2019, 07:26

Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионаты башланырга бик аз вакыт калып бара. 22 августта “Казан Арена” стадионында ярышларның гаҗәеп ачылыш тантанасы узачак.

WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитеты Россиянең төрле почмакларыннан булган талантлы режиссерлар һәм операторлар, профессионаллар һәм һәвәскәрләр өчен видеороликлар конкурсы башлануы турында белдерә. Катнашу өчен үз төбәгең турында видео ясарга һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләргә кирәк. Иң яхшы видеолар ачылыш тантанасында күрсәтеләчәк роликка кертелә, ә видеоларны ясаучылар тантанага билет белән бүләкләнәчәкләр (иң яхшы видео авторын оештыручылар Казанга кадәр авиабилетлар белән тәэмин итәчәкләр).

ИДЕЯ

Россия мәдәнияте элек-электән үз эшләренең осталарына һәм һөнәр ияләренә ихтирам нигезендә ныгыган. Нинди дә булса һөнәрсез кешегә яшәү бик авыр булган, шуңа күрә бар кеше дә күпмедер дәрәҗәдә теге яки бу һөнәргә ия булганнар, ә данлыклы осталар исә бармак белән генә санарлык булган. Кайбер һөнәрләр киң таралыш табып, Россиянең символына әйләнгәннәр, ә кайберләре илебезнең ерак почмакларында бик аз күләмдә генә сакланып калганнар. Әмма алар барысы да бай мәдәни мирасның кисәкчекләре булып торалар һәм башка тармаклар үсеше өчен нигез биргәннәр.

БУРЫЧ

Туган якны бар матурлыгында: шәһәр тормышы, табигать, кешеләр, ә иң мөһиме – кул хезмәте идеяләре чагылышы булган халык һөнәрләре ягыннан ачып бирү.

ТЕХНИК ТАЛӘПЛӘР

Файлның разрешениесе 1920х1080нән ким булмаска тиеш (full HD). Кодек һәм контейнер форматы видеоны ясаучы тарафыннан иң югары сыйфатны саклауны исәпкә алып сайлана.

ТАВЫШ

Аерым мастер тавыш юлы. Формат .wav.Тавышлар һәм/яки эффектлар белән (булган очракта) аерым тавыш юлы. Музыка белән аерым юл.

ЭСТЕТИК ТАЛӘПЛӘР

Эшләрдә оригинальлек хуплана, әмма төшерелгән кадрларның Россия турындагы видеосурәткә матур итеп кереп урнаша алуын күздә тотарга кирәк. Видеороликларда кешеләр һәм табигать, шәһәр, эш пространствосы, статик кадрлар һәм хәрәкәттәге кадрлар да була ала. Төп рәт горизонталь төшерелеш белән сайланачак.

ВАКЫТЫ

Конкурс 2019 елның 15 мартыннан 2019 елның 1 июленә кадәр уза. Конкурс нәтиҗәләре Чемпионат сайтында 2019 елның 1 июлендә билгеле булачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләр авторлары ярышлар ачылышы тантанасына чакыру билетлары белән бүләкләнәчәкләр.

ЭЛЕМТӘЛӘР

Төшерелгән видеороликларга сылтамаларны video@worldskillskazan2019.com электрон адресына юллавыгызны үтенәбез.

Хатка, видеода нәрсә эшләнелгәне, вакыйганың кайда баруы, һәм, кирәк булган очракта, тарихи контекст та күрсәтелеп, кыскача аңлатма кирәк булачак.

Алынган видеоматериаллардан Россиянең барлык почмаклары турында гомуми бер ролик эшләнеләчәк. Чемпионатта катнашучылар һәм бөтен дөнья күләмендәге тамашачылар илнең талантлы осталары кулы белән тудырылган чын, үзенчәлекле һәм гаҗәеп матур портретын тамаша кыла алачаклар.

Конкурс турындагы нигезләмә белән биредә танышырга була.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте