Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Пешекче Константин Ивлев WorldSkills Kazan 2019 чарасының яңа Илчесе булды

Рәсми чара

24.01.2019, 15:23

WorldSkills Kazan 2019 командасы яңа кешегә баеды. WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының яңа Илчесен тәкъдим итү тантанасы Казанда 24 гыйнварда узды. Ул Константин Ивлев – Россиядә билгеле шеф-повар һәм телевидение алып баручысы.

Константин Витальевич Ивлев (1974 елның 12 гыйнварында Мәскәүдә туган (СССР) — Россиядә билгеле шеф-повар һәм телевидение алып баручысы. “КАПИТАЛ БИЗНЕС ГРУПП” компаниясенең концепт-шефы, DelibyShell бренд-шефы.

Ресторан бизнесында ул инде 1993 елдан бирле кайный. Пешекче белгечлеген 19 нчы һөнәри белем бирү училищесында алган. 1997 елда  Константин Мәскәүнең популяр ресторанында шеф-повар дәрәҗәсенә ирешә,  аннан соң инде башкаланың иң дәрәҗәле рестораннары кухнялары белән идарә итә. Аның кулинариягә булган мәхәббәте һәм алга барырга булган омтылышы 2000 елда Ивлев беренче бүләген – Россия кулинария чемпионатында бронза медаль алганнан соң танылу ала. Ул исә, үз чиратында, аны 2001 елда “Ел шеф-повары” Россия бүләгенә китерә. 2007 елда бу бүләкне тагын бер тапкыр ала. Константин Франциядә ChainedesRotissers әгъзасы булып тора, 2008 елдан Россиянең профессиональ поварлары һәм кондитерлары федерациясен җитәкли.

Константин үзен яңа рольдә ничек күзаллавын сөйләде. “Беренче чиратта, Илче чемпионат кыйммәтләрен алга этәрергә, ягъни эшче һөнәрләрне популярлаштыру белән шөгыльләнергә тиеш. Мин бу эшне эшләүне дәвам иттерәчәкмен һәм кунакханә һәм ресторан бизнесы белән генә чикләнеп калмаска уйлыйм, миңа башка өлкәләр дә кызыклы. Теге яки бу тәҗрибә белән һәрвакыт уртаклашырга була, барысы да синең ни белән шөгыльләнүеңә бәйле: картина ясыйсыңмы, йорт төзисеңме, ризык әзерлисеңме – тәҗрибә белн уртаклашу кирәк”.

Константин Татарстан башкаласында башкарыла торган Чемпионатка әзерлек эшен билгеләп узды: “Казан тикмәгә генә спорт башкаласы буларак дан алмаган, ул бик ныклы белем бирү үзәге дә булып тора. Казанның потенциалы бик зур, ул WorldSkills  ярышларын уздыру хокукын хаклы рәвештә яулаган.

Мин биредә еш булам, бу съемкалар белән дә, рестораторлар һәм шефлар белән тәҗрибә уртаклашырга теләү белән дә бәйле. Казанның соңгы 10-15 елда ничек үсүен күзәтү мине бик шатландыра”.

Яңа Илче Казанда ресторан бизнесы үсешенә дә югары бәя бирде: “Биредә ресторан бизнесы яхшы үскән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәрәҗәсендә дип әйтергә була. Әлбәттә, бу заманага яраклаштырылган ныклы кулинария тарихы белән бәйле. Бу ике сәбәп нәтиҗәсендә килеп чыккан: беренчедән, кешеләр бу ризыкны яраталар, икенчедән, ризык төрлелеге туристларны җәлеп итә”.

Константин Ивлев – кулинария турында “Моя философия кухни”, “Кухня настоящих мужчин”, “Россия готовит дома”, “Готовим на раз два три” китаплары, “Уроки шеф-повара” китаплар сериясе авторы.

Константин Ивлев “Vatel” (Франция) мәктәбендә, Мишлен гиды буенча 2 йолдызга лаек булган “EdsbakaKrog” ресторанында (Швеция), АКШтагы Сыер ите институтында, Хуан Мария Арзакның Мишлен гиды буенча 3 йолдызга лаек булган “Arzak” ресторанында (Испания)  профессиональ стажировкалар узган.

Константин “Новая русская кухня” кулинария юнәлешенә нигез салучы булып тора. Ул төрле мәдәниятләрне куша һәм традицион рус ризыкларына үз интерпритациясен ясый, яңа тәмнәр бирә һәм рус кухнясын яңа биеклеккә чыгара.

2010 елда  Россиянең профессиональ поварлары һәм кондитерлары федерациясе каршында Константин Ивлев һәм Юрий Рожков җитәкчелегендәге “Askthechef”  кулинария мәктәбе ачылды.

2004 елда Константин үзенең “Моя философия кулинарии” дип аталган беренче китабын бастырып чыгарган, аның артыннан 2011 елда “Кухня настоящих мужчин”  һәм 2013 елда  “Кулинария дома” китаплары дөнья күргән. Хәзерге вакытта  Константин Ивлев Россиядәге танылган шеф-поварларның берсе һәм CaféSiren ', E11even, “Парк культуры”, шулай ук Россиядә күп кенә башка ресторан проектлары белән идарә итүче  IvlevGroup нигез салучы булып тора.

Телевидениедәге проектлары:

 “Динамо-ТВ” каналында “Футбол со вкусом” телетапшыруын алып баручы;

 “Серебряный дождь” радиосында “Среда Вкуса” рубрикасын алып баручы;

“Домашний” каналында “Спросите повара”, “Неделя еды” һәм “Новогодняя неделя еды” программаларын алып баручы;

 “Кухня ТВ” каналында “Вкус по карману”, “Моя-твоя еда”;

 “СТС” каналында “Съешьте это немедленно!”;

2016 елның июненнән —  “Пятница” телеканалында “На ножах” шоуын алып баручы;

2017 елдан — “Пятница” телеканалында “Адская кухня” шоуын алып баручы;

 “Кухня” сериалының 80 нче сериясендә  “Шеф-повар” шоуында катнашучыларның берсен уйнаган.

Билгеле булганча, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Илчеләре рәтендә инде күренекле ресторатор Аркадий Новиков, “ЛавкаЛавка” фермерлык кооперативына нигез салучы  Борис Акимов, Россия автоузышчысы, “Ралли Дакар”ның җиде тапкыр җиңүчесе, “КАМАЗ-мастер” ярыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин, Россия авиация спортчысы һәм космонавт, Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясенең беренче герое Сергей Крикалев, Россия рэп-башкаручысы, BlackStar лейблы резиденты Леван Горозия (L'One), Россия телевидение алып баручысы, актер, шоумен һәм сценарист Александр Гудков бар иде.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте