Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Рэпер L’One WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының илчесе Рәсми чара 08.08.2018, 15:26 WorldSkills Kazan 2019 төркеме исәпкә артты. 8 августта Көньяк Сахалинскта VI «Яшь һөнәр ияләре» Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) Финалы ачылу тантанасы кысаларында 2019 елда Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталыкның дөнья чемпионатына яңа илче аталды. Ул – музыкант Леван Горозия (L’One). WorldSkills әләме эстафетасы Россия буйлап сәяхәтен башлый! Эстафета 08.08.2018, 15:21 8 августта Көньяк Сахалинск шәһәрендә VI «Яшь һөнәр ияләре» Милли чемпионатының (WorldSkills Russia) Финалы ачылу тантанасы кысаларында WorldSkills әләме эстафетасының федераль этабы башланып китте. Әлеге үзенчәлекле проект бөтен дөнья буйлап WorldSkills хәрәкәтендә катнашучыларны берләштерергә тиеш. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры урынбасары Ирина Потехина, «Яшь һөнәр ияләре (Ворлдскиллс Россия)» берлегенең генераль директоры Роберт Уразов, Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов тантананың шәрәфле кунаклары булды. WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты волонтерлары төркеме Сахалинда стажировка уза Волонтерлар 07.08.2018, 09:35 Татарстаннан, Карелия, Свердлау, Иркутск, Новосибирск өлкәләре һәм Краснодар краеннан 20 волонтер 8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинск шәһәрендә үткәреләчәк «Яшь һөнәр ияләре» 2018 VI Милли чемпионат финалының ихтыярый ярдәмчеләре төркеменә керде. Яшьләр РФнең 38 регионыннан 700дән артык ихтыярыйдан тупланган тату оештыру комитетының ярдәмчеләре төркеме белән стажировка узачаклар. Кытайның Тайбэй шәһәрендә WorldSkills флагы эстафетасының халыкара этабы тәмамланды. Алда – Россия буенча сәяхәт. Эстафета 06.08.2018, 15:16 Кытайның Тайбэй шәһәрендә WorldSkills флагын каршы алдылар. Флагны хөрмәтләү тантанасы WorldSkills стандартлары буенча 48 нче милли чемпионат уздырылучы Тайчжун шәһәрендә үткәрелде. Тайчжун шәһәре халыкара этап кысаларындагы Эстафета маршрутында соңгы нокта булды. 8 августта Флаг Көньяк Сахалинскка китерелеп, шуннан аның Россия буйлап сәяхәте башланып китәчәк. WorldSkills флагын Япониядә сәламләделәр Эстафета 01.08.2018, 10:38 WorldSkills флагын Япониядә каршы алдылар – аны кабул итү тантанасы Канадзавада 1 нче августта узды. Япония Эстафетаның халыкара этабындагы илләрнең соңгыларының берсе – инде бик тиздән флаг үзенең Көньяк Сахалиннан башланып китәчәк сәяхәтен Россия буйлап дәвам итәчәк. 1...3536373839...49