Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанның аккредитация узган кафе һәм рестораннары WorldSkills Kazan 2019 кунакларына тәкъдим ителәчәк урыннар исемлегенә керәчәк

Рәсми чара

15.02.2019, 14:34

1/3

Шәһәр башкарма комитетында WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына киләчәк кунакларны каршы алуга әзерлек мәсьәләләрен карадылар.

Бүген Казан шәһәре башкарма комитетында җәмәгать туклануы предприятиеләренең WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына киләчәк кунакларны каршы алуга әзерлек мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәдә беренчелек кысаларында кунакларны каршы алу, Казанның җәмәгать туклануы урыннарының аккредитация узуы һәм Visit Tatarstan махсус билгесен алуларына кагылышлы, шулай ук кафе һәм рестораннар персоналының чемпионатның төп теле булган инглиз телендә сөйләшүләрен камилләштерү мәсьәләләре каралды дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Туристлыкны үстерү буенча комитет җитәкчесе Дарья Санникова әйтүенчә, чара туристлык өлкәсенең барлык предприятиеләренә чираттагы тапкыр үз потенциалларын һәм гомумән алганда шәһәрнең мөмкинлекләрен күрсәтү мөмкинлеген бирә. “60 илдән 1600ләп яшь профессионаллар теге яки бу компетенциядә медальләр алу өчен ярышырга Казанга киләләр. Аларга 1500дән артык эксперт бәя бирәчәк. Шулай булгач, бу чара кунакчыллык һәм туристлык индустриясе үсеше өчен бик мөһим”, - диде ул.

Чемпионат кысаларында туристлар агымы ярышлар барган көннәр, ачылыш һәм ябылу тантаналары уза торган көннәр белән генә чикләнми, алар Казанга 15 нче августтан килә башлап, 1 нче сентябрьләргә кадәр булачаклар, - дип белдерде үз чиратында “Спорт һәсм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Максим Денисов. WorldSkills төп чемпионатыннан тыш әле 12 компетенциядә ярышачак 280 катнашучыны туплаган юниорлар арасындагы чемпионат, шулай ук киләчәк профессияләре тәкъдим ителә торган Future Skills һәм Future Skills Show ярышлары да узачак. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 1200 катнашучыны берләштергән WorldSkills халыкара конференциясе дә көтелә.

Әгәр дә ярышлар вакытын күзалласак, бу вакытта Казанда 16 меңләп ярышларда катнашучылар һәм кунаклар булачак, - дип белдерде М.Денисов. Аларның күпчелеге Европадан һәм Азиядән. Кытай, Тайвань, Корея, Япония, Россия һәм Бразилия делегацияләре иң зурлары булачак. “Куакларны урнаштыру җәһәтеннән, аларны Универсиада авылында, калганнарны – Казанның башка кунакханәләрендә урнаштыру күздә тотыла. Аларның күпчелеге шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан. Моннан тыш чемпионатны оештыручылардан җәмәгать туклануына кагылышлы күрсәтмәләр алынды. Алар менюда Азия, веган, вегетариан кухнясына караган һәм глютенсыз ризыкларны арттырырга тәкъдим иттеләр”, - дип мырәҗәгать итте  М.Денисов Казан рестораторларына.

Кунакларга Казанда тәкъдимнәрнең максималь төрлелеген бирү максатыннан кунакчыллыкның барлык таләпләренә туры килә торган туклану урыннарының бердәй исемлеген төзергә дигән карар кабул ителде. Д.Санникова мондый форматның үзен шәһәрдә Футбол буенча дөнья чемпионаты ярышлары уздырылган чакта яхшы яктан күрсәткәнлеген искәртеп узды. Visit Tatarstan аккредитациясен алу һәм аның өстенлекләре турында “ТР туристлыкны үстерү үзәге” КБАО директоры Дилбәр Садыйкова сөйләп китте. Ул аккредитациянең чираттагы тикшерү һәм санкцияләр түгеллеген, киресенчә, аның түләүсез булуын ассызыклап узды.

Заявка тутырудан тыш, рестораннар һәм кафелар персоналның инглиз телендә сөйләшә белүенә, ким дигәндә инглиз теленә тәрҗемә ителгән менюга, эшчәнлек алып баруга гамәлдәге рөхсәткә, шулай ук, ким дигәндә рус һәм инглиз телләрендә алып барыла тоган сайт һәм аккаунтлар булуга экспертиза узарга тиеш булалар.

“Аккредитация узган объектлар махсус тамгага, сертификатка һәм ел дәвамында өстенлекле алга этәрелешкә ия булалар” – дип рестораторларның игътибарларын җәлеп итте спикер.

“Без әледән-әле килеп бәрелә торган кыенлыкларның тагын берсе – персоналның чит телне белмәве. Әлеге кыенлыктан чыгу юлын чемпионатны уздыру чорында җәмәгать туклануы предприятиеләренә эшкә профессиональ югары уку йортлары студентларын җәлеп итүдә күрәбез”, - диде Д.Санникова. Әлеге инициатива турында тулырак итеп ТР һәм Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов сөйләде. Идеяне башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары  Рөстәм Гафаров та хуплады һәм студентлар практикасын оештыру турында фикер алышу өчен югары уку йортлары ректорлары белән берлектә эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.

“Безнең шәһәрдә мондый зур чаралар оештырылуны туристлык бизнесына матди булмаган кертем дип бәялим”, - диде Р.Гафаров һәм рестораторларга май аенда Казанда “Яшь профессионаллар” милли чемпионаты уздырылачагын искәртеп узды.  

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 - 27 август көннәрендә узачак. Анда дөньяның 60 иленнән килгән яшь белгечләр 56 компетенциядә ярышачаклар. 20 нче майдан 24енә кадәр ТР башкаласы шулай ук “Яшь профессионаллар” VII  милли чемпионаты финалын да кабул итә.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Фото www.kzn.ru сайтыннан алынган

 

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте