Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Якутск WorldSkills флагының Россиядәге эстафетасы маршрутында 15 нче шәһәр булды

Эстафета

18.02.2019, 11:11

WorldSkills флагы эстафетасын Якутия кабул итте. 18 нче февральдә флагны Якутия промышленность техникумында “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” VII ачык төбәк чемпионаты ачлышы тантанасында сәламләделәр. Флагны саклаучылар кулыннан аны Якутия Хакимияте урынбасары Ольга Балабкина кабул итеп алды.

“WorldSkills хәрәкәте республикада мәгариф үсешенә яңа эрәргеч бирде. Көндәшлеккә каршы тора ала торган шәкертләр тәрбияләү безнең төп бурыч булып кала һәм бу бурычны Якутия уңышлы үти дип әйтергә кирәк. Хәзерге көндә безнең шәкертләргә Россия күләмендә ихтыяҗ зур”, - дип белдерде ул. 19 февраль көнне WorldSkills флагы Якутиянең табигый паркларының берсендә - Лена елгасы ярындагы Лена баганалары паркында булачак.

Якутск Эстафетаның Россия этабында 15 нче шәһәр булды. Билгеле булганча, Эстафетага старт 2018 елның августында Көньяк Сахалинда, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VI милли чемпионаты финалында бирелгән иде. WorldSkills флагы эстафетасы узган ел башланып киткән иде. Флаг һөнәри остылык буенча чираттагы дөнья чемпионатын кабул итәчәк Казан шәһәренә WorldSkillsAbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы вакытында тантаналы рәвештә тапшырылды. Аннан соң аны Сочига алып кайттылар, “Флаг эстафетасы” проектына старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде һәм анда ике айдан артык булып, 2018 елның февралендә Җиргә әйләнеп кайтты. Эстафетаның Мадридта узган халыкара этабы старт алганнан соң флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты. 

WorldSkills флагы инде Германиядә, Нидерландта, АКШта, Корея Республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Португалиядә, Финляндиядә, Франциядә, Ирландиядә, Швейцариядә, Австралиядә, Канадада, Италиядә, Бельгиядә, Бөекбританиядә, Австриядә, Бразилиядә, Япониядә булырга өлгерде. Россиягә флаг Кытай Тайбэеннан кайтты, ул илдә флагны 48 нче WorldSkills милли чемпионаты вакытында сәламләгәннәр иде. Һәрбер илдә флагка ул илләрдә узган ярышларның логотиплары төшерелде.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте