Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Juniors

Сәнәгать робот техникасы

Хәзерге вакытта сәнәгать роботлары барлык эре серияле машина төзелеше производстволарында кулланыла диярлек. Катлаулы машина төзелеше продукциясенең зур өлеше кешеләр түгел, ә роботлаштырган комплекслар тарафыннан чыгарыла. Алар аерым детальләр җитештерә, алардан әзер эшләнмәләр җыя, продукциянең сыйфатын тикшерә, эшләнмәләрне транспорт чараларына төйи яки складка саклауга җибәрә.

Автоматлаштыру – сәнәгатьне модернизацияләүнең алдынгы юнәлешләренең берсе.  Роботлаштырылган җайланмалар иң еш кулланыла торган өлкәләргә түбәндәгеләр керә: автосәнәгать, станоклар төзү, радио техникасы монтажы, азык-төлек индустриясе. Китерелгән исемлек тулы түгел. Робот техникасының төп кыйммәте – аның универсаль булуында, аны теләсә кая диярлек кулланып була. Әлеге исемлеккә көнкүрешнең теләсә кайсы өлкәсен (медицинага кадәр) өстәп була.

Сәнәгатьне роботлаштыру конструкцияләү һәм автоматлаштырылган чишелешләрне кертү мәсьәләләрен чишәргә әзер булган югары квалификацияле кадрлар таләп итә. Әлеге белгечләр алдында  роботлаштырылган техник комплекста манипуляторны конкрет кулланганда робот техникасы системаларын җыю, көйләү һәм программалаштыру бурычлары тора.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Конкурсантлар

Андрей Цатурян

Әрмәнстан

Бениамин Цатурян

Әрмәнстан

Йөкләү өчен материаллар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.