Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Juniors

График дизайн

График дизайн – графика чаралары ярдәмендә әйләнә-тирә мохитне ясауны  визуальләштерү мөмкинлеген үз эченә ала. График дизайнер коллажлар, типографика яки Motion-графика ясау белән шөгыльләнә.

Әлеге компетенциянең квалификацияле белгечләре дизайн элмә такталары, реклама щитлары, плакатлар ясау өстендә эшлиләр, шулай ук интернет-сайтлар, журнал, газета, листовкалар, китап тышлыклары һәм дисклар,  ресторан менюсы, товар каталоглары, визиткалар, шулай ук азык-төлек каплары, сәнәгать товарлары һәм витриналарның график бизәлеше кебек кирәкле мәгълүматларның җайлы укылышын кайгырталар. Графика дизайнерлары программа тәэмин ителеше ярдәмендә үз продуктларын булдыралар һәм аларны басу яки онлайн куллану өчен әзерлиләр.

Бу өлкә белгечләре бик креатив һәм клиент өчен җайлаша, аралаша белергә тиеш. Яхшы график дизайнер басма һәм җитештерү технологияләре өлкәсендәге күнекмәләр һәм белемгә ия, шулай ук конкурентлыкка сәләтле булып калу өчен өр-яңа программа тәэмин ителеше һәм компьютер технологияләре белән бер адымда атлый.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Конкурсантлар

Фатма Алавади

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре

Максим Царов

Беларусь

Йөкләү өчен материаллар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.