Future Skills
Сәнәгать дизайны
Сәнәгать дизайны продуктның функциональ һәм тышкы сыйфатларын билгели, һәм үз эченә сәнгать, маркетинг һәм технологияләр элементларын ала.
Сәнәгать дизайны – яңа идеялар уйлап табу, концепция эшләү, эскизлар булдыру, версткалау, 3D-модельләштерү, визуальләштерүдән алып прототипларны проектлаштыру, булдыруга кадәр сузылган процесс.
Эшләнмә эскизын булдырганда сәнәгать дизайны сәнгать һәм аналитик эшчәнлекне генә түгел күздә тотмый, ә үз эченә өчүлчәмле графика программаларын, сәнәгать дизайнын автоматлаштыручы программалар һәм җитештерелүче товарлар концепцияләрен һәм эскизларын ясарга ярдәм итүче автоматлаштырылган проектлаштыру системасы (САПР) программаларын белүне дә ала.