Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Реверсив инжиниринг

Реверсив инжиниринг – ремонт, модификация һәм өйрәнү максаты белән гамәлдәге объектлар нигезендә җитештерү проектларын булдыру.

Турыдан-туры проектлаштырган вакытта башта сызымнар барлыкка килә, алар нигезендә әзер эшләнмә ясала, ә реверсив инжиниринг очрагында барысы да киресенчә. Бик еш белгеч карамагында эшләнмәдән калган әйберләр була. Шуннан соң ул детектив кебек җимерелүнең сурәтен торгыза, соңрак торгызылган объектның 3D-моделен булдыра.

Реверсив инжиниринг белгечләре 3D-сканлаштыру, компьютерда модельләштерү һәм материалларны анализлау күнекмәләренә ия.

Компетенция эре сәнәгать компанияләрендә (аэрокосмос, транспорт, суднолар төзү, энергетика һәм чыгару), конструктор бюроларында, мәгариф учреждениеләрендә, шулай ук протезлаштыру һәм тернәкләндерү медицинасында киң кулланыла.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Кызыклы фактлар

 “Кеше геномы” проекты – фәнни реверсив инжиниринг мисалы, аның кысаларында галимнәр безнең төрнең үзенчәлекләре турында күбрәк белер кеше ДНКсы шифрларын ачарга тырышалар.

1981 елда Канзас-Сити (США) шәһәрендә “Хаятт Ридженси” кунакханәсендә элмәле галереяларның җимерелү сәбәпләрен ачыклау өчен төзүче-инженерлар реверсив инжиниринг кулланганнар.

Конкурсантлар

Никита Ершов

Россия

Цзясюй Линь

Кытай

Сергей Нагибин

Россия

Елена Поелуева

Россия

Владимир Юняшин

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.