Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Нейроинтерфейслар проектлаштыру

Нейроинтерфейслар проектлаштыру биологик нейроннарның электр сигналлары кебек кеше баш миенең физиологик чаралары буенча тышкы объектлар (компьютер, көнкүреш техникасы, протезлар һ.б.) белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче җайланмаларны көйләүне һәм программалаштыруны күздә тота. Әлеге өлкәнең квалификацияле белгечләре кулланучыларның психологиясен һәм физиологиясен исәпкә алып, компьютер, виртуаль һәм визуаль объектлар белән идарә итү өчен кешенең нерв системасына туры килүче интерфейслар эшләү белән шөгыльләнәләр.

Әлеге технологиягә медицинада, аерым алганда, неврология диагностикасы, тернәкләндерү медицинасы, протезлаштыру һәм реабилитация өлкәләрендә ихтыяҗ зур.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Кызыклы фактлар

2009 елда Америка галимнәре беренче тапкыр роботлаштырылган кул белән идарә итү өчен ми сигналы кулланалар.

Ишетү функциясен торгызу өчен имплантлар иң уңышлы һәм дөньяда киң таралган бионика булып тора – хәзерге вакытта аны 300 меңгә якын кеше куллана.

Автомобиль йөртүчеләр өчен кеше күзенең ачык яки йомык булуын, йокыга китүен яки уяу булуын 99% төгәллек белән билгели торган нейросистемалар эшләнә.

Facebook уйлау көче белән идарә итеп була торган нейроинтерфейс эшләп чыгарачак.  Девайс тышкы кыяфәте белән күпсанлы электрод һәм төрле датчиклы йөзү шапкасын хәтерләтәчәк.

Конкурсантлар

Роман Берестов

Россия

Данил Конев

Россия

Никита Силуянов

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.