Future Skills
Мобиль кушымталар булдыру
Мобиль кушымталар булдыру белгеченең төп бурычы - үз эченә мобиль операцияләр платформаларының берсендә (Apple iOS, Google Android) каршылыксыз эш, уңайлы кулланучылар интерфейсы, күп функцияләр алган продукт ясау.
Әлеге өлкә белгечләре мобиль кушымталар булдыралар, аларны сынап карыйлар һәм кулланышка кертәләр. Аларның эше мобиль мохиттә программалаштыру телен һәм конкрет платформа өчен программа тәэмин ителешен эшләү мохитен кулланып программа язудан гыйбарәт.
Мобиль кушымталар эшләүчегә кулланучылар интерфейсын проектлаштыру, кроссплатформалы кушымталар эшләү, серверлы хисаплаулар, заманча телдә программалаштыру күнекмәләрен, шулай ук бизнес һәм маркетинг нигезләрен белү таләп ителә.
Мобиль кушымталар эшләү - тиз үсүче өлкә, чөнки мобиль җайланмалар аралашу һәм эшнең төп элементларына әйләнәләр.