Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Космик системалар инженериясе

Космик системалар инженериясе үз эченә теләсә нинди космик аппарат төзү, аны эшләтеп җибәрү һәм пилотлаштыруны алган теләсә кайсы уңышлы галәм миссиясенең мөһим өлеше булып тора.

Космик системалар инженерлары дистанцияле зондлаштыру функцияләрен башкара алучы ясалма Җир иярченен булдыралар.

Катнашучылар 3D-модель ясыйлар, иярченнең корпусын әзерлиләр һәм җыялар, электр җайланмаларының бер өлешен эшлиләр, аппаратның функциональ моделен җыялар, шулай ук автоном һәм функциональ сынаулар, инженер исәпләүләр үткәрәләр.

Конкурсантлар баллистика һәм навигация, 3D-модельләштерү, электроника, радио техникасы, программалаштыру, материалларны өйрәнү, галәм техникасын көйләү һәм сынау күнекмәләренә һәм белемнәренә ия булырга тиеш.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Кызыклы фактлар

Бүгенге көндә Җир шары тирәсендә 13 меңнән артык ясалма иярчен бар.

Космик системалар инженерлары оча торган аппаратларны проектлаштырып кына калмыйлар, аларның куркынычсызлыгын да тикшерәләр. Зур булмаган модельләр белән эшләү аларга потенциаль җитешсезлекләрне бәяләргә мөмкинлек бирә.

Конкурсантлар

Любовь Авданина

Россия

Михаил Аверченков

Россия

Константин Бит Дашту

Россия

Мустафа Эрдем Яран

Россия

Петр Мачульский

Россия

Данил Ткалич

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.