Future Skills
Композит технологияләре
Композитлар технологиясе табигате ягыннан төрле булган материалларны берләштерергә һәм аларның һәркайсыннан иң яхшы үзлекләрне алырга мөмкинлек бирә. Композитларның уникальлеге - аларның үзлекләре алдан билгеле булмауда.
Инженер-“композитчы” галәм кораблары һәм очкычлар, автомобильләр, төрле кирәк-яраклар, күперләр һәм йортлар проектлаштыручы инженерларга кирәк булган үзлекләрне алу өчен композит материал булдыра.
Компетенция үз эченә проектлаштыру, технологик әзерлекне, композит эшләнмәләрне әзерләүне һәм аны сынап карауны ала.
Композит технологияләр буенча белгеч материалларны өйрәнү, төрле максатлар өчен композитлардан эшләнмәләр проектлаштыру һәм җитештерү (шул исәптән җитештерү икътисады) өлкәсе белемнәренә, шулай ук мондый эшләнмәләрне җитештерү һәм сынау күнекмәләренә ия булырга тиеш.