Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Цифрлы җитештерү

Дүртенче сәнәгать революциясенең (4.0 индустрия) мөһим элементы булып гамәлдә булган җитештерү процессының “Цифрлы җитештерү” (Digital Factory) нигезләренә күчү тора.

Цифрлы җитештерү  бурычы – процесска ясалма интеллект, болытлы технологияләр, сәнәгатьтә әйберләр интернеты, зур мәгълүматлар тапшыру һәм анализлау һәм башка яңа цифрлы технологияләрне кертү хисабына җайланмаларның нәтиҗәлелеген мөмкин кадәр арттыру. Цифрлы җитештерү концепциясе агымдагы җитештерү процессын тамырдан үзгәртә, бу киләчәк һөнәрләргә дә кагыла дигән сүз. Киләчәк эшчеләре – беренче чиратта технологик процессларны һәм кулланылучы җайланмаларны тирән аңлаучы цифрлы технологияләр белгече.

Киләчәк персоналының бурычы – сәнәгать мәгълүматларын алу гына түгел, ә табышны арттыру һәм җитештерү чыгымнарын киметү максаты белән барлык системаларны эшләргә мәҗбүр итү.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Кызыклы фактлар

“Цифрлы җитештерү” (Digital Factory) термины белән беррәттән “Завод 4.0” (Factory 4.0) яки «Акыллы завод» (Smart Factory) дигән төшенчәләр дә кулланыла.

Рәсми рәвештә кабул ителгән дөньяда иң яхшы цифрлы заводларның берсе Кытайда урнашкан. Биредә бердәм автоматлаштырылган платформа заказлар кабул итә, шунда ук ресурларны бүлеп бирә һәм 100 % сыйфаты буенча  туры килүен тәэмин итеп, йөкләүне планлаштыра.

2018 елда Бөтендөнья икътисади форумы, Дүртенче сәнәгать революциясе технологияләрен кертүнең уңышлы тәҗрибәсен бәяләп, меңнән артык кандидат арасыннан дөньяның иң яхшы тугыз заводын билгеләде.

Рәсми рәвештә дөньяда иң яхшы дип табылган тугыз заводның өчесе Кытайда, бише – Европада һәм берсе – АКШта урнашкан.

Конкурсантлар

Денис Денисов

Россия

Тимофей Кормин

Россия

Андрей Самсонов

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.