Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Халыкара этап — Синиш

Синиш

11 нче майда Португалиянең Синиш шәһәрендә WorldSkills флагын каршы алу тантанасы узды. Бу флагның дөнья буйлап сәяхәттәге җиденче тукталышы булды.

WorldSkills Portugal милли чемпионат ябылышы кысаларында WorldSkills флагы эстафетасы тантанасы да узды. Чара барышында флагка 1964 елда Лиссабонда һөнәри осталык буенча узган дөнья чемпионаты логотибы төшерелде.

#