Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты Финалына нәтиҗә ясадылар

Рәсми чара

28.05.2019, 13:54

Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта 20-24 май көннәрендә Казанда үткән “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалына нәтиҗә ясадылар. Журналистлар белән очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин катнашты.

Рафис Борһанов җиңүчеләрне алар лаек булган бүләк алу белән котлады. “VII һөнәри осталык чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары WorldSkills Russia җыелмасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәк, һәм 2021 елда Шанхайда узучы  дөнья чемпионатында, 2022 елда Санкт-Петербургта үтәчәк EuroSkills Европа чемпионатында Россия флагы данын яклау шансын алачак. Ә милли җыелманың  хәзерге вәкилләре Россияне Казанда үтәчәк дөнья чемпионатында тәкъдим итәчәк”, - дип сөйләде ул.

Ярышлар 92 компетенция буенча узды.  Юниорлар - WorldSkills Russia Juniors катнашучылары 48 компетенция буенча ярышты, 23 компетенция Future Skills блогына керде, 26 компетенциядә “Зирәкләр күнекмәләре” ярышлары үтте.

Узган милли чемпионат Россиядә WorldSkills стандартлары буенча уздырылган чемпионатлар тарихында иң масштаблысы булды,  дип искә төшерде Эмиль Гөбәйдуллин. Ул шулай ук бу ярышларның WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты алдыннан тест чара икәнен аеруча ассызыклады.

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалында Россиянең 80 төбәгеннән килгән 1690 конкурсант, шулай ук 26 илдән килгән 128 чит ил конкурсанты, 360 конкурсант-юниор катнашты. Чемпионат кысаларында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык чемпионатларының яңа юнәлеше ачылды – 50 яшьтән олырак белгечләр өчен беренче тапкыр “Зирәкләр күнекмәләре” уздырылды. Экспертлар берлеген 1080 компатриот тәшкил итте.

VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалының эшлекле программасы кысаларында дәүләт хакимияте органнары, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашында егермедән артык тематик сессия узды. Сессияләр кадагында – милли җыелманы әзерләү, сәнәгать үсешенең кадрлар стандарты, төбәк чемпионатларына нәтиҗәләр ясау, экспертлар берлеге үсеше, яшьләр проекты, шулай ук хәрәкәт партнерларыннан укыту тренинглары һәм семинарлары сораулары буенча фикер алышу. Эшлекле программаның теркәлгән катнашучыларының гомуми саны – 1590 кеше.

Чемпионат барышында төрле юнәлеш хезмәтләре сынап каралды. Чемпионат катнашучылары өчен 7 килү пункты оештырылды: болар “Казан” халыкара аэропорты, “Казан-1”,  “Казан-2” тимер юл вокзаллары, “Үзәк”, “Көньяк”, “Төньяк”, “Көнчыгыш” автовокзаллары.

Беренче конкурсантлар 15 май көнне килде. Катнашучылар иң күп килгән көн 17 май (1035 кеше) һәм 19 май (866 кеше) булды. Барлыгы чемпионатка 2940 катнашучы һәм кунак килде. Күбесе авиатранспорт белән (1796 кеше).

Казан отельләрендә һәм башка урнашу урыннарында 1348 катнашучы яшәде, WorldSkills Авылында 1399 кеше урнашты.

Шулай ук Милли чемпионат кысаларында тамашачылар белән эшләү программасы оештырылды һәм сыналды. Чемпионат вакытында “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 60 меңнән артык кеше булды.

“Казан Экспо”да туклануны оештыру системасы да сынау узды: бу катнашучыларның төп рестораны, тамашачылар өчен концессияләр, волонтерлар туклануы, шулай ук WorldSkills Авылында туклану.

Сынауларның иң мөһим юнәлешләренең берсе транспорт хезмәте иде. Барлыгы эшкә шәһәр һәм туристик класслы 100 автобус, 15 микроавтобус һәм 5 җиңел автомобиль җәлеп ителгән иде. Төрле клиент төркемнәренең хәрәкәт маршрутлары эшләнелде, аларның үз-үзләрен тотышлары үзенчәлекләре исәпкә алынды.

Милли чемпионат 1524 волонтер һәм атташе өчен дә мөһим сынау булды. Алар объект белән танышып кына калмадылар, ә мондый масштаблы чара кысаларында объект тормышы һәм үзләренең рольләре белән эчтәнрәк таныштылар.

Эмиль Гөбәйдуллин шулай ук 22 һәм 27 август көннәрендә “Казан Арена”да узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылу һәм ябылу тантаналарына билетларны онлайн сату 30 майда старт алачагы хакында хәбәр итте. Чемпионатка якынрак билетлар шәһәр кассаларында да барлыкка киләчәк, бу хакта өстәмә хәбәр ителәчәк.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте