Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагы эстафетасы Түбән Камада булды

Эстафета

25.05.2019, 12:52

WorldSkills флагы эстафетасы бүген Түбән Каманың Боз сараенда республика этабы кысаларында беренче тукталышын ясады.

Исегезгә төшерәбез, кичә VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы ябылу тантанасы кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнары буйлап үтәчәк WorldSkills флагы эстафетасының финал этабына старт биргәннәр иде.

Түбән Камада флагны сәламләү тантанасы Химиклар көне – шәһәр өчен әһәмиятле бәйрәм кысаларында узды. Тантана кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин бар иде.

WorldSkills флагы эстафетасы 2017 елда башланып киткән иде. Флаг һөнәри осталык буенча чираттагы дөнья чемпионатын кабул итәчәк Казан шәһәренә WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылу  вакытында тантаналы рәвештә тапшырылды. Аннан соң аны Сочига алып кайттылар, “Флаг эстафетасы” проектына старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде һәм анда ике айдан артык булып, 2018 елның февралендә Җиргә әйләнеп кайтты. Эстафетаның Мадридта узган халыкара этабы старт алганнан соң флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты. 

WorldSkills флагы инде Германиядә, Нидерландта, АКШта, Корея Республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Португалиядә, Финляндиядә, Франциядә, Ирландиядә, Швейцариядә, Австралиядә, Канадада, Италиядә, Бельгиядә, Бөекбританиядә, Австриядә, Бразилиядә, Япониядә булырга өлгерде. Россиягә флаг Кытай Тайбэеннан кайтты, ул илдә флагны 48 нче WorldSkills милли чемпионаты вакытында сәламләгәннәр иде. Һәрбер илдә флагка ул илләрдә узган ярышларның логотиплары төшерелде.

WorldSkills флагы эстафетасының Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда узган VI “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) милли чемпионаты финалында башланды. Флаг Россия Федерациясенең 24 субъектында булып чыкты. Эстафетаның Россия этабы корпоратив һәм тармак чемпионатлары кысаларында узды, федераль округларның барлык үзәкләренә дә кагылды. Флаг Россия Федерациясендә сәнәгать лидерларын һәм зур предприятиеләрен әйләнеп чыкты, хәзер исә сәяхәтен Татарстан Республикасы буйлап дәвам итәчәк. Флаг эcтафетасының финал ноктасы исә Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионаты булачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте