Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 көннәрендә Казан Кремленең Спас манарасы грандиоз инсталляциянең бер өлеше булачак

17.07.2019, 09:36

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты көннәрендә Казан халкы һәм кунаклары инсталляция тамашасын күрә, төрледән-төрле мастер-классларга һәм Казан музейлары күргәзмәләренә бара алачак.

21-27 августта һәр кич Казан Кремленең Спас манарасында бөтендөнья, Россия һәм милли сәнгатьнең классик әсәрләре проекцияле инсталляция тамашасы күрсәтеләчәк. Һәр тамаша сәг. 20:00 башланачак.

23-25 августта Казан Кремленең Туп йортында III “The Kremlin Confederation of ART” фестивале узачак. Килгән кунакларны театр куелышлары, биюләр, җырлар һәм урам перформансыннан торган программа көтә.

21-27 август көннәрендә казанлыларның яраткан урыннарның берсе булган Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда “Мәдәни һөнәрләр” программасы кысаларында мастер-класслар узачак. Анда теләгән һәркем үз көчен постижер, гример, рәссам-бизәүче кебек һөнәрләрдә сынап карый алачак. Ә 22 августта пирс янындагы яр буенда шәһәр тарихы хакында “Кино плюс театр” исемле сәхнәләштерелгән куелыш күрсәтеләчәк.

Иске Татар бистәсендә дә шулай ук кызык булачак. 18-20 август көннәрендә биредә “Печән базары” исемле заманча татар мәдәнияте фестивале узачак.

21-27 августта А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин исемендәге музей барлык музыка сөючеләрне милли уен кораллары күргәзмәсенә чакыра.

23-25 августта Бакый Урманчы музеенда танылган Россия галимнәре лекцияләр укыячак, тематик һәм фәнни-һөнәри әдәбияттан китап күргәзмәсе, Sforzando пианистлары оркестры катнашында музыкаль кичә оештырылачак.

ТР дәүләт сынлы сәнгать музее тамашачыларны Заманча сәнгать галереясына “Шагай левой!” рус һәм Казан авангарды күргәзмәсенә чакыра.

Казан театрларының да WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына әзерләнүләрен билгеләп үтәргә кирәк – ярыш көннәрендә алар тамашачыларга үзләренең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте