Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты волонтерлары өчен уку тренинглары старт алды

Волонтерлар

10.08.2019, 10:01

Бүген, 10 августта, һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерларын укыту башланды.

Ярдәмчеләргә объектта функциональ әзерлек узарга һәм укырга туры киләчәк.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлар өчен белем бирү программасы формаль булмаган белем бирү принципларына корылган һәм волонтерлар белән эшләү өчен тренерлар әзерләүнең иң яхшы халыкара практикаларын үз эченә ала.

WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов волонтерлар командасына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.

“Волонтерларны укыту программасы сезне WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында эшләүгә әзерләячәк, әмма алынган белемнәр Чемпионаттан соң да сезгә яңа мөмкинлекләр ачар дип өметләнәм. Катнашуыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт, бу көннәр белән ләззәтләнегез!” – дип тели Саймон Бартли.

 “Инде бик тиздән волонтерлар, оештыру комитеты командасының бер өлеше булыр өчен, бүгеннән үк проект атмосферасына чумалар. Чемпионат слоганы – “Киләчәк синең кулыңда”. Ирекле ярдәмчеләребезнең мотивацияләре бик көчле, алар бит чараны оештыруда үзләренең өлеше гаять зур булганны аңлыйлар”, – диде Александр Карпов.

Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 заявка кампаниясе нәтиҗәләре буенча, 90 илдән 15 000 заявка бирелгән иде.

Волонтерлар барлыгы 33 функциональ юнәлеш һәм 97 төрле позиция һәм рольләрдә – һәр компетенциянең ярыш мәйданчыкларында, хезмәт күрсәтү юнәлешләрендә (транспорт, аккредитация, экипировка, туклануны оештыру һ.б.) милли җыелмаларны озата бару өчен, һәм шулай ук казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен Казан территориясендәге мәгълүмат станцияләрендә эшләячәк.

Оештыру комитеты эшендә волонтерлар Чемпионатның барлык объектларында да ярдәм итәчәкләр. Иң күп ярдәмче “Казан Экспо”га җәлеп ителәчәк (2500 якын). “Казан Арена” стадионында ачылу һәм ябылу тантаналарында 900 артык волонтер эшләячәк. Моннан  тыш, волонтерлар WorldSkills Авылында, халыкара мәгълүматлар үзәгендә, аэропортта, тимер юл вокзалларында һәм башка объектларда ярдәм итәчәкләр.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте