Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Fluke компаниясе – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатының спонсоры

Партнерлар

11.08.2019, 06:14

Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә узачак. Fluke компаниясе, әйдәп баручы контроль-үлчәү приборларын җитештерүче, 20 елдан артык вакыт дәвамында WorldSkills чемпионатының глобаль индустриаль партнеры булып тора. Быелгы WorldSkills 2019 чемпионатында Fluke араларында мәгълүмати кабель челтәрләре, электроника, полимеханика һәм автоматлаштыру һ.б. булган 13 компетенцияне тест җайланмалары белән тәэмин итәчәк.

Fluke компаниясе актив рәвештә һөнәри белемне популярлаштыруга теләктәшлек күрсәтә һәм мәгариф проектларына зур игътибар бирә. Эшче һөнәрләр үсеше яшь буын өчен яңа офыклар һәм карьера перспективалары ачачак дип ышанабыз”, - ди Fluke (EMEA) компаниясе вице-президенты Пол Феенстра.

Чемпионат кысаларында Fluke компаниясенең техник белгечләре чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен гыйльми мастер-класслар серияләре үткәрәчәкләр. Өстәмә мәгълүматны компаниянең Industrial Control зонасында (стенд E-P4) урнашкан стендында яки сылтама аша алып була.

Fluke

1948 елда нигез салынган Fluke корпорациясе - контроль-үлчәү җайланмаларын җитештерү өлкәсендә дөнья лидеры. Компания клиентларының һәм аның продукциясен кулланучыларның күбесен техниклар, инженерлар, метрологлар, медицина җайланмаларын җитештерүчеләр һәм компьютер челтәрләре буенча белгечләр тәшкил итә. Өстәмә мәгълүматны түбәндәге сылтама аркылы алып була.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

 Fluke фотосы