Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“ВСК” иминият компаниясе – 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты партнеры

Партнерлар

29.05.2019, 10:33

“ВСК” иминият акционерлык җәмгыяте компаниясе WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының рәсми иминиятләштерүчесе булачак. Партнерлык килешүе 16 майда имзаланды.

Имзаланган килешү кысаларында ВСК иминият йорты WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты оештыручыларының күчемсез һәм күчемле милкен иминиятләштерәчәк. Килешү үз эченә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәген, Универсиада Авылын, WorldSkills Kazan 2019 милек комплексын, шулай ук катнашучы илләр, спонсорлар һәм стейкхолдерлар алып килгән җиһазлар һәм коралларны иминиятләштерүне ала. Моннан тыш, бәхетсезлек очракларыннан барлык катнашучылар, шулай ук волонтерлар иминиятләштереләчәк. Иминиятләштергәннәрнең гомуми санын 4564 кеше тәшкил итәчәк.

“Объект, милек, барлык катнашучыларны һәм волонтерларны ышанычлы иминиятләштерү - һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кебек зур масштаблы чаралар үткәрүнең аерылгысыз бер өлеше. Командабызга рәхим итегез!” – диде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин.

“ВСК иминият йорты квалификацияле белгечләрне тануга һәм аларның һөнәри осталыкларын күрсәтүгә зур кызыксыну һәм җитдилек белән карый. WorldSkills чемпионаты кадрлар әзерләү һәм чит ил коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле инструмент. Мондый масштаблы халыкара чарага ышанычлы иминият яклавы таләп ителә”, - дип сөйләде “ВСК” иминият компаниясе генераль директоры Олег Овсяницкий.

“Без WorldSkillsKazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты илебездә беренче тапкыр нәкъ менә Казанда үтүенә шат. Әлеге уникаль чараны иминиятләштерүне “ВСК” иминият йортына ышанып тапшырулары аеручы күңелле”, - дип билгеләп узды иминият компаниясенең Казан филиалы директоры Сергей Болотаев.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

“ВСК” иминият компаниясе

“ВСК” иминият йорты 1992 елдан бирле эшли һәм Россиянең барлык территориясендә физик һәм юридик затларга хезмәт күрсәтүче универсаль иминият компаниясе булып тора. Компания даими рәвештә илнең иң эре ун иминиятләштерүчеләре исемлегенә керә. Бүгенге көндә ВСК хезмәтләреннән 30 миллионнан артык кеше һәм 500 меңнән артык оешма файдаланган. Компаниянең төбәк челтәренә Россиянең барлык субъектларында урнашкан биш йөздән артык офис керә. Компаниянең ышанычлылыгы һәм финанс тотрыклылыгы әйдәп баручы Россия һәм халыкара рейтинг агентлыклары белән расланган: “Эксперт РА” агентлыгы буенча компания “ruAA”, Fitch Ratings халыкара шкаласы буенча “ВВ-” рейтингына ия. Компания турында күбрәк рәсми сайттан белергә мөмкин.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте