Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар сату башланды

Рәсми чара

30.05.2019, 10:21

WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар сатуга чыкты.

“Казан Арена” стадионында узачак тантаналарга билетларны WorldSkills Kazan 2019 сайтында алырга мөмкин.

Тантаналар сценарие сер итеп саклана. Бары шоу өстендә куючы режиссер, өч тапкыр ТЭФИ премиясе лауреаты Алексей Сеченов җитәкчелегендә Игорь Крутой командасы эшләве мәгълүм. Тамашачылар күрәчәк куелыш киләчәк һәм яшьләрнең аның алдындагы җаваплыкларына багышланачак. Тантана чараларында яңа сәхнә технологияләре һәм эффектлары җәлеп ителәчәк, ә гадәти булмаган декорацияләр барлык сценарий һәм иҗади идеяларны тормышка ашырырга булышачак.

Конкурсантларны бүләкләү (130 якын бүләк тапшырылачак) ябылу тантанасының төп өлеше булачак.  Шулай ук чара кысаларында WorldSkills флагы киләсе чемпионатны оештыручы шәһәргә – Шанхайга тапшырылачак.

Тантаналарга билет бәяләре 300 сумнан алып 1500 сумга кадәр булачак. Әмма 1500 сумлык иң кыйммәтле билетлар сатуга соңрак чыгачак. Бу хакта WorldSkills Kazan 2019 сайтында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Билет алуга бәйле сораулар булган очракта, 8 800 600 62 83 номеры буенча белгечләре өч телдә сөйләшүче call-центрга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Эш режимы: иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте