Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

“1С” программисты WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында бизнес-кушымталар эшләү компетенциясендә 1 нче урын алды

Партнерлар

28.08.2019, 11:13

Ставропольдан килгән 17 яшьлек мәктәп укучысы Кирилл Павкин S09 “IT Software Solutions for Business Sandbox” бизнес-кушымталар эшләү компетенциясендә 1 нче урын яулады. 23-26 августта үткәрелгән бу компетенциядә Казахстан, Малайзия, Марокко, Россия, Тайвань, Филиппин, Финляндия һәм Көньяк Кореядан килгән 9 конкурсант катнашты. Аларның нәтиҗәләрен Коста-Рика, БГӘ, Россия, Тайвань, Филиппин, Финляндия һәм Көньяк Кореяның халыкара экспертлары бәяләде. WorldSkills дөнья чемпионатында беренче тапкыр Россиянең "1С:Enterprise" эшләнмәләр платформасы тәкъдим ителде. Конкурс биремен үтәү өчен аны 3 катнашучы кулланды, калганнары C# һәм Android Studio платформаларыннан файдаландылар.

Медаль яулаган конкурсантлар нәтиҗәләре:

1

Kирилл Павкин, 17

 Россия

1C:Enterprise

57,29

2

Tун Юэ Куо, 18

 Тайвань

C#

56,74

3

Людвик Витовский, 23

 Kaзахстан

1C:Enterprise

54,20

4

Ли Гю Чоль, 25

 Koрея

C#

48,63

5

Айгөл Солтанова, 18

 Россия

1C:Enterprise

43,07

6

Ховен Хаяган, 23

 Филиппин

C#

32,34

 

Барлык җиңүчеләр “1С” фирмасыннан махсус бүләк сыйфатында “1С” эшләү һәм укыту үзәге һәм “1С” фирмасының әйдәп баручы партнерларына стипендияле стажировкага чакыру алдылар.  Алар “1С” компаниясенең әйдәп баручы база кафедралары ресурслары җәлеп ителгән уку уза һәм “1С:Предприятие” платформасында автоматлаштыру буенча кызыклы проектларда катнаша алачаклар.

Баш эксперт Джои Манансала (Филиппины) эксперименталь компетенциянең максаты башка платформалар белән беррәттән “1C:Предприятие” программасын WorldSkills Shanghai 2021 чемпионатында Skill 09 компетенциясенең инфраструктур исемлегенә кертү турында карар кабул итү өчен аны сынап карау икәнлеген билгеләп узды. “1С:Предприятие” программасын кулланучы катнашучылар 1,3,5 нче урыннар яулаганнар. Нәтиҗәләр “1С:Предприятие” әлеге ярышларда кулланыла алуын, шулай ук эре бизнес-чишелешләр тудырганда таләп ителүче таләпләргә туры килүен дәлилли һәм раслый.

“1С” фирмасы WorldSkills International хәрәкәтенә мондый масштаблы вакыйга партнеры булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерә. Белгечләрне әзерләү – мәгълүмати технологияләр өлкәсе үсеше өчен төп момент. Без зур шатлык белән IT һәм Future Skills блокларының 21 компетенциясе өчен җайланма һәм программа тәэмин ителеше тәкъдим иттек, һәм мондый югары дәрәҗәдәге чемпионатта танылган халыкара продуктлар белән беррәттән Россия технологияләре кулланыла башлауга бик шатбыз. Бу тәҗрибә милли IT-бизнеска ярдәм итәргә теләүче WorldSkills хәрәкәте әгъзаларына файдалы булыр дип уйлыйм”, - диде “1С” директоры Борис Нуралиев.

“1С” фирмасы

“1С” фирмасы программа продуктларын һәм IT-хезмәтләрне эшләү, дистрибьюцияләү, чыгару һәм аларга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

“1С” фирмасы продуктларының иң танылганы - “1С:Предприятие” – предприятиеләр һәм учреждениеләр белән идарә итү һәм аларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен ERP-класс чишелешләре. Әлеге системалар инновацион технологик платформада төзелгән, ул корпоратив чишелешләрне, “болыт” сервисы (SaaS) режимындагы һәм мобиль җайланмалардагы эшне югары сыгылмалылык, масштаблылык һәм җитештерүчәнлек белән тәэмин итә.

"1С:Предприятие" идарә итүне һәм исәп-хисапны автоматлаштыру өчен уңышлы рәвештә араларында кече эшмәкәрлектән алып эре корпорацияләр һәм дәүләт структуралары булган 1 500 000 оешмада кулланыла. Система Россиянең ERP базарында автоматлаштырылган эш урыннары буенча беренче урынны били.

“1С” фирмасы кулланучылар белән партнерлар челтәре аркылы эшли, ул үз эченә 25 илдән 10 меңнән артык даими партнер, шул исәптән 1С:Франчайзи челтәренең 7500 артык сертификацияләнгән компаниясен ала.

Рәсми сайт: 1c.ru1c.com.

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда узды. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 354  конкурсант 56 компетенциядә ярышты.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте