Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 мәйданчыклары мәгълүмати модельләштерү кулланылып төзелде

Партнерлар

28.08.2019, 13:48

Быел WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты оештыру комитеты беренче тапкыр чемпионат мәйданчыклары төзелеше белән идарә итү өчен мәгълүмати модельләштерү кулланды. Чемпионат мәйданчыкларының өчүлчәмле мәгълүмати модель рәвешендәге “цифрлы игезәге” Autodesk BIM 360 платформасында тудырылган һәм үзендә якынча 100 мең кв.метр мәйданлы проект хакында барлык мәгълүматларны да җыйган. Моннан тыш, Future Skills блогы кысаларында BIM тулы бер компетенция сыйфатында чыгыш ясады.

Беренче тапкыр BIM технологиясен 2019 елның май аенда “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалын оештырганда кулландылар. Актуаль төзелеш планын карау һәм бурычлар алмашу өчен BIM 360 Docs платформасының база функционалы кулланылды. Зур күләмле төзелеш артыннан күзәтүче сектор-менеджерлар карамагына планшетлар бирелде. Воркшоп-менеджерлар платформага смартфоннарындагы мобиль кушымта аркылы тоташтылар. Дөнья чемпионатында планшеттан бар команда файдаланды.

“Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге белән берлектә без инде берничә ел цифрлы җитештерү өлкәсе кадрлары әзерлибез. Әмма төзелеш өлкәсендә дә цифрлаштыру сораулары кискен тора, шуңа күрә BIM компетенциясен кертү тулаем логик адым”, - диде Autodesk компаниясенең Россия һәм БДБ илләре офисы генераль директоры Анастасия Морозова.

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда узды. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 354  конкурсант 56 компетенциядә ярышты.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте