Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Россия Президенты WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында чит ил кешеләре эшен җиңеләйтте

Рәсми чара

26.06.2019, 12:46

РФ Президенты Владимир Путин һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү барышында чит ил кешеләренең эшләү тәртибен җиңеләйтүче законга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылды.

“РФ хөкүмәте билгеләгән оешмага РФ территориясендә чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм куллануга рөхсәт алмыйча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү вакытында хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен чит ил гражданнарын җәлеп итүгә һәм кулланырга хокук бирә”, - диелә законга беркетелгән документларда. Шул ук вакытта хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен чит ил кешеләренә бу очракта эшләргә рөхсәт яки патент алырга кирәкми, ә Россиягә керү өчен чакыру тиешле квотаны исәпкә алмыйча бирелә.

WorldSkills International оешмасының Россиядәге рәсми делегаты Екатерина Лошкарева сүзләренә караганда, бу карар профессиональ кадрлар өлкәсендәге Россиягә ышандырылган дөньяның иң мөһим вакыйгасында чит ил белгечләренең эшен җиңеләйтәчәк. “Без бу карарга бик шат һәм аны төрле ил белгечләре арасында киртәсез тәҗрибә уртаклашуга җитди адым дип саныйбыз”, - дип белдерде Лошкарева. “Бу дөнья беренчелеге бурычларын тулысынча гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче генә түгел, ә тулаем алганда илләр арасында нәтиҗәле элемтәләр һәм үзара аңлашучанлык урнаштырырга ярдәм итүче нәтиҗәле һәм уңай чара”.

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берлеге матбугат хезмәте