Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills флагы эстафетасы Татарстан буйлап сәяхәтен дәвам итә

Эстафета

24.06.2019, 07:12

22 августта “Казан Арена” стадионында узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылу тантанасы алдыннан флаг Татарстан Республикасының 43 муниципаль районында һәм 2 шәһәрендә булачак.

WorldSkills флагы эстафетасы 2017 елда башланып киткән иде. Флаг һөнәри осталык буенча чираттагы дөнья чемпионатын кабул итәчәк Казан шәһәренә WorldSkillsAbuDhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылуы вакытында тантаналы рәвештә тапшырылды. Соңрак аны Сочига алып кайттылар, “Флаг эстафетасы” проектына старт шуннан бирелде. 2017 елның декабрендә флаг Халыкара космик станциягә җибәрелде һәм анда ике айдан артык булып, 2018 елның февралендә Җиргә әйләнеп кайтты. Эстафетаның Мадридта узган халыкара этабы старт алганнан соң флаг һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатларын алдарак кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты.

WorldSkills флагы инде Германиядә, Нидерландта, Америка Кушма Штатларында, Корея Республикасында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Португалиядә, Финляндиядә, Франциядә, Ирландиядә, Швейцариядә, Австралиядә, Канадада, Италиядә, Бельгиядә, Бөекбританиядә, Австриядә, Бразилиядә, Япониядә булырга өлгерде. Россиягә флаг Кытай Тайбэеннан кайтты, ул илдә флагны 48 нче WorldSkills милли чемпионаты вакытында сәламләгәннәр иде. Һәрбер илдә флагка ул илләрдә узган ярышларның логотиплары төшерелде.

WorldSkills флагы эстафетасының Россия этабы 2018 елның августында Көньяк Сахалинда узган VI “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) милли чемпионаты финалында башланды. Әлеге этап корпоратив һәм тармак чемпионатлары кысаларында узды һәм федераль округларның барлык үзәкләренә дә кагылды. Бу этап кысаларында флаг Россия Федерациясенең 24 субъектында - сәнәгать лидерлары төбәкләрендә һәм зур предприятиеләрдә булды.

WorldSkills флагының Татарстан Республикасы буенча эстафетасына стартны 20-24 май көннәрендә Казанда узган VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) милли чемпионаты ябылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф министры Ольга Васильева бирделәр.

Татарстан шәһәрләре арасыннан WorldSkills флагы эстафетасын беренче булып Түбән Кама кабул итте. Бу вакыйга 25 май көнне “Нефтехим-Аренада” Химиклар көнен бәйрәм иткәндә булды. Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин WorldSkills флагында беренче чигелмәне – Түбән Кама гербын урнаштырдылар. Алга таба флагта эстафета үткән барлык районнарның герблары да барлыкка киләчәк.

25 көн эчендә флаг эстафетасы Татарстан Республикасының 16 муниципаль районында булды. Һәр районда флагны урта-махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, шәһәр һәм авыл яшәүчеләре, предприятие хезмәткәрләре каршы алды. WorldSkills флагы эстафетасын чемпионат символлары Алтын һәм Алмаз озата бара.

Күп кенә район үзәкләрендә флагны сәламләү Сабантуйны бәйрәм итү белән бергә узды. Бәйрәмдә катнашучыларга WorldSkills хәрәкәте кыйммәтләре, аның тарихы турында сөйләделәр. Минзәләдә, мәсәлән, төбәк чемпионаты призерларын һәм төбәк чемпионатының челтәр этабы һәм WorldSkills стандартлары нигезендә VII “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) милли чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Әлеге этапта флаг эстафетасы республиканың тагы 27 районында тукталыш ясаячак. Ике елга сузылган сәяхәттән соң, WorldSkills флагы билгеләнгән урынга - WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылу тантанасы килеп җитәчәк.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.
 

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте