Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Даими уку - хезмәт базарында кирәкле булып калу ысулы

23 августта һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасында даими уку процессына, яңа күнекмәләр үзләштерүгә, әлегә булмаган һөнәрләргә әзерләнү методларына багышланган “Киләчәккә әзерлек: гомер буе белем алу” дип аталган аерым секция эшләячәк. Аның кысаларында Пол Комин (Халыкара хезмәт оешмасы, һөнәри күнекмәләр һәм эшкә урнашу буенча өлкән белгеч), Нидека Харри (“the Youth for Technology” Фонды генераль директоры) һәм Карл Бенедикт Фрей (Оксфордта мәшгульлек һәм технология сораулары буенча программа со-директоры) үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.

Хәзерге заман кешесенә бөтен тормыш дәвамында иҗтимагый һәм географик яктан мохит үзгәрүгә бәйле рәвештә үзләренең белемнәрен һәм компетенцияләрен яңарту хас. Бүгенге заманда туган урында яшәп калу һәм яшь чагында алган һөнәр буенча шөгыльләнү гадәти хәл түгел. Аерым алганда, югары уку йортында алынган белемнәр дә бөтен тормыш дәвамында иҗтимагый һәм һөнәри яраклашуны нәтиҗәле тәэмин итүче үзгәрешсез багаж булып кала алмый. Шуннан чыгып, кешенең гомер буе даими укуга, яңа белем үзләштерүгә, камилләшүгә ихтыяҗ туа. 

Даими уку яңа технологияләр, ачышлар барлыкка килү, хәзерге дөньяда техника модернизациясе белән дә бәйле. Конкурентлыкка сәләтле һәм хезмәт базарында кирәкле булу һәм заман белән бергә атлау өчен кешегә тормышы дәвамында белем алырга, төрле күнекмәләр үзләштерергә һәм аларны камилләштерергә туры килә. Заман кешесенең үзе яшәячәк һәм киләчәк буынга калдырачак дөньяны үзгәртү мөмкинлеге бар. Бүген гомер буе бер һөнәр белән генә яшәү мөмкин түгел. XXI гасырда күнекмәләрне үзләштерү һәм даими камилләштерү кешелек үсешенең алыштыргысыз шарты булып тора.

Белемнәргә нигезләнгән икътисад зур тизлек белән үсә, мәгариф системасына һәм кадрлар әзерләүгә карата яңа таләпләр куя, белем бирүнең һәм һөнәри әзерлекнең яңа моделен – бөтен тормыш дәвамында укыту концепцияләрен киң таратуны таләп итә.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты эшлекле программасының иң көтеп алынган спикерларның берсе Нассим Талеб үз секциясендә үзгәреп торучы дөнья шартларында яраклашу һәм даими белем алу мәсьәләсенә дә игътибар бирәчәк.

Бары тик россиялеләрнең генә конференциягә махсус шартларда билет алу мөмкинлеге бар! Бу хакта тулырак һәм теркәлү түбәндәге сылтама аркылы: https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте