Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 мобиль кушымтасы: Чемпионат хакында бар мәгълүмат

Рәсми чара

09.08.2019, 07:07

WorldSkills Kazan 2019 рәсми мобиль кушымтасын App Store һәм Google Play кушымта кибетләрендә бушлай йөкләргә мөмкин. Кушымта инглиз һәм рус телләрендә.

Кушымтада тамашачылар өчен актуаль мәгълүматлар урнаштырылган: компетенцияләр, күргәзмә стендлары һәм сервислар урнашу тулы картасы, Чемпионат көннәрендә узучы чаралар һәм активлыклар расписаниесе һ.б. Биредә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә бушлай билетлар рәсмиләштерергә һәм ачылу/ябылу тантаналарына билетлар сатып алырга мөмкин.

Шулай ук кушымтада “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә кадәр баручы һәм аннан кайтучы шаттллар расписаниесен белергә, соңгы яңалыклар укырга, фотографияләр карага, катнашучылар һәм командалар составы исемлекләре белән танышырга мөмкин. Моннан тыш, ябылу тантанасында игълан ителгәннән соң кушымтада барлык нәтиҗәләр урнаштырылачак.

Кушымта соңгы мәгълүматлар нигезендә даими рәвештә яңартыла.

App Store һәм Google Play кушымта кибетләрендә бушлай йөкләргә мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте