Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Heidelberg WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына булышлык күрсәтә

Партнерлар

09.08.2019, 06:30

Россиянең Казан шәһәрендә узачак 45 нче WorldSkills Competition 2019 чемпионаты кысаларында Heidelberger Druckmaschinen AG (Heidelberg) концерны чараның агалтын партнеры һәм “Матбугатта басма технологияләр” компетенциясенең спонсоры булачак. Heidelberg күп еллар дәвамында WorldSkills International белән хезмәттәшлек итә һәм Германиядә WorldSkills хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе булып тора.

Компаниянең “Гейдельберг-БДБ” Россия бүлеге күп еллар дәвамында Россиянең яшь профессионаллары ярышларына булышлык күрсәтә. Бу хезмәттәшлек WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча “Мәскәү осталары” ачык чемпионатлары кысаларында гамәлгә ашырыла. “Гейдельберг-БДБ” белгечләре бастыручы-студентлар арасында ярышлар үткәрүдә “Матбугатта басма технологияләр” компетенциясендә профессиональ ярдәм күрсәтәләр һәм җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм истәлекле сувенирлар белән бүләклиләр.

“Гейдельберг-БДБ” WorldSkills Kazan 2019 әзерлегендә актив катнаша. Ярышларда катнашучылар, WorldSkills компаниясе белгечләре һәм экспертлары җитәкчелегендә, “Гейдельберг-БДБ” тарафыннан профильле уку йортларында урнаштырылган Speedmaster SX 52 офсет машиналарында шөгыльләнәләр (ГБПОУ “Л.Б. Красин исем. Мәскәү күппрофильле техникумы” һәм “И.Федоров исем. Мәскәү нәшрият-полиграфия көллияте”). “Гейдельберг-БДБ” компаниясе партнеры “Рико-Рус” катнашачак җыелма командаларга цифрлы җиһазлар өлкәсендә күнегүләр узу һәм һөнәри белем алу мөмкинлеге бирә: бастыручыларны өйрәтү Versafire EV (Ricoh C7200X) цифрлы машинасында уза.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

“Гейдельберг-БДБ” фотосы