Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Heidelberg компаниясе WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының агалтын партнеры булды

Партнерлар

18.08.2019, 07:39

Heidelberger Druckmaschinen AG (Heidelberg) һәм “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” берлеге хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Heidelberg компаниясе WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм аны уздыруда агалтын партнер булды.

Heidelberg WorldSkills International белән күптәннән хезмәттәшлек итә: 2006 елдан бирле компания Print Media Technology (“Матбугатта басма технологияләр”) компетенциясенең иганәчесе сыйфатында чыгыш ясый, шулай ук ул Германиядә WorldSkills хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.

“Без Heidelberg һәм WorldSkills глобаль хезмәттәшлеге Россиядә уңышлы дәвам итүенә шатбыз һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерләнүдә катнашабыз, – диде “Гейдельберг-БДБ” (Heidelberg Россия бүлеге) генераль директоры Эса Сааринен. – Дөньяның иң яхшы бастыручылары дөнья полиграфия тармагында әйдәп баручы җиһазлар белән тәэмин итүче һәм ышанычлы партнер Heidelberg машиналарында ярышачаклары турында горурланып билгеләп үтәм. Чемпионат ярдәме белән яшь белгечләр дөнья полиграфиясе тәкъдим иткән барлык мөмкинлекләрне яхшырак бәяли алырлар, һәм бу үз чиратында булачак бастыручыларны үсеш һәм уку өчен барлык ресурсларны да кулланырга этәрер дип өметләнәбез”.

Heidelberger Druckmaschinen Aktiengesellschaft (Heidelberg) полиграфия җитештерүе өчен чишелешләрнең тулы спектрын тәкъдим итә. Компания актив рәвештә тармакта цифрлы технологияләрне алга этәрә, полиграфия җитештерүе процессларының интеграциясен тәэмин итә, сервис хезмәтләрен күрсәтә һәм чыгым материаллары белән тәэмин итә. www.heidelberg.com

Гейдельберг-БДБ (Heidelberger Druckmaschinen AG концерны бүлекчәсе) Россия базарында китап, журнал, акцидент продукция, төргәкләр һәм этикеткалар кебек полиграфия җитештерүенең барлык этаплары өчен билгеләнгән Heidelberg һәм партнер-компанияләрнең комплекслы чишелешләрен тәкъдим итә, шулай ук сервис хезмәте күрсәтә, запас частьләр һәм чыгым материаллары белән тәэмин итә. www.heidelberg.ru

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

Heidelberg фотосы