Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Йос де Гои: "Мин WorldSkills хәрәкәтенең укыту һәм яшьләрне җәлеп итү юлы белән климат проблемаларын хәл итүдә катнашуын теләр идем"

Йос де Гои өчен климат үзгәрүе – актуаль проблема. Тиешле белем алганда яшьләр дөньяны яхшы якка үзгәртергә сәләтле, дип саный ул. Аның фикеренчә, моның өчен яшьләр халыкара фикер алышуларда һәм югары дәрәҗәдәге форумнарда актив катнашырга тиеш. Стратегик мәсьәләләр буенча вице-президент һәм стратегик үсеш комитеты рәисе Йос де Гои 2010 елдан бирле WorldSkills директорлар Советында. Моннан башка, ул – Нидерландның WorldSkills президенты.

Йос де Гоига Эшлекле программада актив роль бирелгән: ул финал дискуссиядә Россия вәкилләре, Африка союзы, ЮНЕСКО һәм WorldSkills чемпионнары берләшмәсе (WorldSkills Champions Trust) вәкилләре белән финал дискуссиядә катнашачак. WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты алдыннан Йос де Гои алда торган чарага булган фикерләре һәм  өметләре белән уртаклашты.

Сез WorldSkills хәрәкәтенә 2000 елда кушылдыгыз.  Шул вакыттан бирле күпме чемпионат узды һәм бу ярышларның эволюциясе турында сез нәрсә әйтә аласыз?

Минем беренче дөнья чемпионатым 2001 елда Суелада узды. Шул вакыттан алып WorldSkills хәрәкәте сизелерлек, кимендә,  ике конкрет аспектта киңәйде. Беренчедән, сан ягыннан – катнашучы илләр саны сизелерлек артты: башта 40 иде, ә хәзер – 80 артык. Бу 20 елдан азрак вакыт эчендә булган прогресс.

Икенче мөһим аспект – чемпионат кысаларында үткәрелә торган өстәмә чаралар санының арта баруы. Элек барысы да фактик яктан ярышларга гына барып тоташа һәм бу бердәнбер мөһим вакыйга иде. Ә 2009 елдан Эшлекле программа кертелде. Аны Канада хезмәттәшләребез теләге белән өстәделәр, һәм шуннан соң ул һәр ярыш башкаласы өчен традициягә әверелде. 2017 елда WorldSkills International Эшлекле программаны оештыруны тулысы белән үз өстенә алды, һәм быел ул икенче тапкыр чемпионат белән параллель рәвештә үткәреләчәк.

Кабул итүче як өчен WorldSkills чемпионатының мирасы нинди?

Нигездә, бу – һөнәрләрне тану. Бөтен дөньядан мең ярымга якын конкурсант халыкара дәрәҗәдә ярыша. Гадәттә, ата-аналар балаларына "иң югары" белем бирү теләге белән яналар. Эшче һөнәрләр еш кына һөнәр булып саналмый да, университетта алган белгечлекләр түгел инде. Инде, ниһаять, җәмгыятькә урта һөнәри уку йортларының да югары дәрәҗәле белем бирүен аңларга кирәк дип уйлыйбыз. Кабул итүче ил әлеге һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, аларны югары уку йортлары белеме белән бертигез дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеген ала. Мин Россиянең бу юнәлешкә өлеш кертүе һәм киләсе чемпионат оештыручы илгә үрнәк күрсәтү өчен шатмын. Шулай ук WorldSkills ярышлары барлык җирле һәм милли дәрәҗәдәге катнашучы якларга да элемтәләрне җайга салу һәм үстерү өчен менә дигән мөмкинлекләр ача. Бу булган элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту, һәм бөтен дөньяда эшче һөнәрләр өлкәсендә соңгы вакыйгалардан хәбәрдар булу мөмкинлеге дә.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатыннан ниләр көтәсез һәм өмет итәсез, зинһар, сөйләгез әле?

Мин WorldSkills хәрәкәте дөнья масштабында зур дәрәҗә алыр дип өметләнәм. Мин хәзер чемпионатлар нәтиҗәләре турында гына әйтмим: шулай ук эшче һөнәрләр ярдәмендә дөньябызны яхшыртыр өчен, халыкара берләшмәнең Эшлекле программа уңышларына һәм бөтен дөньяның  икътисад тармаклары һәм кызыксынган оешмалар, идарә вәкилләре һәм хезмәттәшләребез белән киләсе очрашуларга ярдәм итүен теләр идем. Яшьләрне агымдагы дөнья проблемаларын хәл итүгә җәлеп итү кискен мөһим: климат проблемасын алсак та – мин аларның керткән өлеше һәм таланты белән без реаль чишелешләр таба алачагыбызга өметләнәм. Бәлки мин идеалисттыр, әмма WorldSkills хәрәкәтенең климат үзгәрешләре белән көрәштә актив катнашуын теләр идем.

 

Эшлекле программа темасына күчкәндә, кыскача гына катнашучыларны нәрсә көтүе турында сөйли алмассызмы?

Эшлекле программа Conference Coalition оешмасы һәм кабул итүче ил буларак Россия белән берлектә минем хезмәттәшем Лоренс Гейтс җитәкчелегендә төзелде. Быелгы программа моңа кадәр һичкайчан булмаганча баланслаштырылган: анда төрле категория катнашучыларының – Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО, Халыкара банк, Европа комиссиясе, икътисад һәм мәгариф тармагы вәкилләре кебек төрле дәрәҗәдәге идарә, милли һәм халыкара оешмалары, һәм шулай ук яшьләрнең теләкләре максималь рәвештә исәпкә алынган. Мондый баланс иң мөһим дөнья проблемалары турында фикер алышу өчен уникаль мәйданчык булдыра. Аеруча, минем өчен космонавтлар катнаша торган "Соңгы чик. Йолдызлар дәресе" сессиясе кызык. Балачакта безгә Айга утыру кадрларын күрсәткәннәрен һәм бер космонавтның дөнья шундый матур һәм шундый нәзек дигән сүзләрен хәтерлим. Нәкъ менә спикерлар безне агымдагы проблемаларны хәл итәргә ничек илһамландырыр – миңа шунысы кызык!

 

Сез «Яңа буын лидерлары үзгәрешләренә әзерлек» финал секциясендә катнашасыз. Анда нәрсә булачак – серне ачыгыз әле?

Финал секциясендә без барлык фикер алышуларны йомгакларга тырышачакбыз. Моның өчен мин барлык Эшлекле программа чараларының нәтиҗәләрен туплый алырмын дип өметләнәм. Тик әлегә бу хакта сөйләргә иртә. Бер нәрсә ачык билгеле – кызык булачак! Барыгызны да бу секциядә катнашырга чакырам!

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте