Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Гөлназ Кадыйрова: “Хатын-кызлар юк икән, дүртенче сәнәгать революциясендә дә уңышка ирешү юк”

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадыйрова WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының эшлекле программасында катнашачак.

Бар дөньяда, аерым алганда Россиядә дә, хатын-кыз йогынтысы үсә, гомумән алганда, бу җәмгыятьнең тотрыклы үсеше өчен дә стратегик характер йөртә.

“Мин тирә-юньдәгеләрнең миңа карата йомшаклык күрсәтүләренә исәп тотмыйм һәм үземә бик таләпчән. Эштә хатын-кызларга һәм ир-атларга бүлү юк, – ди үзе турында сессиянең титуллы спикеры Гөлназ Кадыйрова. – Хатын-кызлар юк икән, дүртенче сәнәгать революциясендә дә уңышка  ирешү юк”.

Глобаль икътисад эшкә яраклы халыкның яртысын тәшкил иткән хатын-кызларны үзләренең икътисади потенциалын тулысынча ачарга мәҗбүр итә. Моны ничек эшләү хакындагы фикерләре белән хатын-кызлар секциясе спикерлары уртаклашачак. Фикер алышуда Гөлназ Кадыйрова белән беррәттән 3М компаниясенең корпоратив галиме Джейшри Сет, WorldSkills Бөекбритания генераль директоры Нил Бентли-Гокман, Океания һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре Ассоциациясендәге (АСЕАН) Champion Trust төбәк вәкиле һәм “Botanica”га нигез салган Амелия Аддис катнашачак.

Бары тик россиялеләрнең генә конференциягә махсус шартларда билет алу мөмкинлеге бар! Бу хакта тулырак һәм теркәлү түбәндәге сылтама аркылы: https://worldskillsconference.com/2019/ru/.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 66 илдән 1 400 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте