Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 церемонияләренә билетлар сатуга май ахырында чыгачак

Рәсми чара

14.05.2019, 14:52

14 май көнне 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына 100 көн калу билгеләп үтелде. Бу уңайдан ярышларның төп объектында – халыкара күргәзмәләр үзәге “Казан Экспо”да матбугат брифингы узды. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин һәм “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) берләшмәсе генераль директоры урынбасары Карина Саликова катнашты.

“Без бүген һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты башланырга 100 көн чиген үтәбез һәм финиш сызыгына чыгабыз.  Бу вакыйгага әзерлек тулы куәткә бара: ярышлар үткәрелүче объектлар, шәһәр инфраструктурасын әзерләү өлешендә дә, шулай ук чемпионатның барлык клиент группаларына  югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өлешендә дә”, - дип билгеләп узды Рафис Борһанов брифингны ачканда.

Хәзерге вакытта чемпионат кысаларында Казан 56 компетенция буенча 67 илдән киләчәк 1377 конкурсантны көтә, аларның осталыгын 1300 артык эксперт бәяләячәк.  Август башында дөнья чемпионатының ярыш мәйданчыгы төзелеше башланачак. Клиент группаларының Казанга күпләп килүе 16 августта старт ала, китүләр исә 28 августта башлана.

“Казан Экспо” мондый масштаблы чемпионат үткәрүгә тулысынча әзер – төп инфраструктура белән беррәттән, вакытлыча инфраструктура да җәлеп ителәчәк. Күргәзмәләр үзәге инде берничә эре чара үткәргән мәйданчык. “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты Финалы безнең команда өчен барлык хезмәтләрнең операцион әзерлеген синхронлаштырырга ярдәм итүче төп тест проекты булачак. Финал бер атнадан соң башлана, ярышлар 21-23 май көннәрендә узачак”, - дип сөйләде Эмиль Гөбәйдуллин.

Казанда узучы “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” VII Милли чемпионаты Финалында 1519 конкурсант, 363 юниор катнашачак. Экспертлар берләшмәсен 1569 кеше тәшкил итә.

Карина Саликова сүзләренә караганда, Казанга шулай ук 26 илдән (Австралия, Австрия, Бельгия, Бразилия, Бөекбритания, Венгрия, Вьетнам, Германия, Һиндстан, Италия, Иран, Казахстан, Кытай, Корея, Лихтенштейн, Марокко, Монголия, Норвегия, Польша, Португалия, Сингапур, Тайвань, Франция, Швейцария, Эстония, Япония) 152 конкурсант киләчәк. Күп кенә чит ил кунаклары тамашачы сыйфатында теркәлә.

Милли чемпионат кысаларында күп хезмәтләрне сынап караячаклар. “Без тамашачылар агымы тизлеген тикшерәчәкбез, мәгълүмат өстәлләренә, транспортка, кертү пунктларына булган үткәрү йөкләнешен сынаячакбыз. Әлбәттә, традиция буенча, тест чаралары объект системаларының эшен югары йөкләнеш вакытында синхронлаштыру өчен дә, шулай ук команда эше – эчке  коммуникация төзү, персонал һәм волонтерларның объект эшчәнлегенә “чумуы” өчен дә бик мөһим. Моннан тыш, чараны үткәрүдә берничә як – оештыручылар, партнерлар, подрядчиклар катанаша, алар бергә эшләргә өйрәнергә тиеш”, - дип ассызыклады Эмиль Гөбәйдуллин.

“Дөнья  чемпионатына WorldSkills Авылын сизелерлек яңарту көтә – барлык корпусларга да косметик ремонт ясалачак, яңа җиһазлар кайтачак.  Исегезгә төшерәм, безнең беренче йортларда беренче яшәүчеләр инде 9 ел элек үк барлыкка килгән иде, шул вакыт эчендә биналар актив кулланышта булды. Бу дөнья чемпионатына әзерлек ярдәмендә, студентлар сентябрьдә яңартылган торак биналарга ия булачак, яңарту өлешчә материаль техник базага һәм территориягә дә кагылачак. Күпмедер дәрәҗәдә, бу WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты  мирасының бер өлеше”, - дип билгеләп үтте ул.

Шуны искәртергә кирәк, дөнья чемпионаты үткәрү кысаларында WorldSkills Авылында 5500 дән артык кеше урнаштыру планлаштырыла: бу милли делегацияләр вәкилләре, FutureSkills һәм WorldSkills Juniors делегацияләре, партнерларның техник персоналлары, чараны яктыртучылар, шулай ук 500 якын башка шәһәрләрдән килгән һәм чит ил волонтерлары.

Дөнья чемпионатының эшлекле программасы үз эченә традициягә әйләнгән WorldSkills конференциясен (1500 якын катнашучы) һәм Министрлар саммитын ала. Моннан тыш, өстәмә бер көн милли трекка багышланачак, анда үзгәртү һәм милли мәгариф экосистемасын үстерү проектының 600 лидеры катнашчак.

Дөнья чемпионатының ачылу тантанасы 2019 елның 22 августында булачак, ә ябылу тантанасы 27 августка билгеләнгән. Ике тантана да “Казан Арена” стадионында узачак. Театральләштерелгән тамаша дөньядагы һөнәри осталык үсеше тарихын ачачак. Чемпионат ачылу тантанасына билетлар май ахырында сатуга чыгачак. Билет бәяләре 300 сумнан алып 1500 сумга кадәр. Аларны рәсми сайтта алып булачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте