Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Александр Гудков WorldSkills Kazan 2019 Илчеләре командасына кушылды

Рәсми чара

05.12.2018, 10:31

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының яңа Илчесе итеп Александр Гудков – Россия телевидение алып баручысы, актёр, шоумен һәм сценарист билгеләнде. Аны Илчелеккә билгеләү тантанасы Мәскәүдә уза торган, аның кысаларында күчмә рекрутинглау үзәге дә эшләп торучы Халыкара волонтерлар форумы вакытында башкарылды.

“Киләсе елга һәркайсыгызны Казанга – Татарстан башкаласына чакырам! Августта гадәти булмаган чара – эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты булачак. Яхшы эш, зур эш, һәм без аны сезнең белән бергә башкарып чыгарбыз, дуслар!”, - диде Александр Гудков.

Ул чемпионат Илчесе булу тәкъдименә берсүзсез ризалык бирүен әйтте. “Эшче һөнәрләр бик мөһим. Безгә ашарга да, дәваланырга да, ахыр чиктә, чәч кистерергә дә кирәк бит. Ватылганны төзәтергә, автомобильләр ясарга кирәк. Чемпионатның асылы миңа бик ошый, бу бик дөрес. Биредә төп геройларның яшь егет-кызлар булулары да сөендерә. Алар – безнең киләчәк!”, – диде Александр Гудков.

Александр Владимирович Гудков (1983 елның 24 февралендә Ступинода туган (Мәскәү өлкәсе, СССР) — Россия телевидение алып баручысы, актёр, шоумен һәм сценарист. “Фёдор Двинятин” КВН командасы капитаны.

Вакытлар узу белән ул команда уеныннан шәхси проектларга таба адымнар ясый башлый. “ComedyWoman” юмористик программасы өчен сценарийлар язу беренче чирканчык булгандыр. Анда аның коллегасы Наталья Медведева уйнады. Программа өчен җиңел, юмористик сюжетлар ясау аңа иҗади яктан ачылырга һәм катгый кысаларга карамый иҗат итәргә мөмкинлек бирә.

2012 елдан башлап Александр Гудков — “Вечерний Ургант” шоуының даими катнашучысы, “Дамский клуб” һәм “Музыкальная студия Александра Гудкова” рубрикаларының сценарий авторы һәм алып баручысы.

Гудков Чемпионатның башка Илчеләре: күренекле ресторатор, пешекче, телевидение алып баручысы һәм эшмәкәр Аркадий Новиков; “ЛавкаЛавка” фермерлык кооперативын булдыручы Борис Акимов; Россия автоузышчысы, “Ралли Дакар”ның җиде тапкыр җиңүчесе, “КАМАЗ-мастер” узыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин; совет һәм Россия авиация спортчысы һәм космонавт, Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясенең беренче герое Сергей Крикалев, Россия рэп-башкаручысы, Black лейблы резиденты  Star L’One сафына басты.

WorldSkills Kazan 2019 турында

2019 елда Россиядәге иң зур халыкара чара – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан атык илдән 1 600дән артык конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачаклар. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын һәм аның алдыннан булачак чараларны 250 000ләп кеше карар дип фаразлана.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтенә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills Russia хәрәкәте илнең барлык 85 төбәген колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә иң өстенлекле проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте