Тамашачыларга Чемпионат турындаБилетларПрограммаНичек барырга"Казан Экспо" картасыСервислар Казан Экспо Шәһәр WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты 23 Авг 2019 , 10:00 - 17:00 “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге Тасвирлама 60 артык илдән килгән яшь профессионаллар җитештерүнең төрле тармаклары: ташчылык эшеннән алып флористикага, чәчтарашлык сәнгатеннән алып электроникага, кузов ремонтыннан алып икмәк пешерүгә кадәр булган 56 компетенциядә ярышачак. Конкурсантларга 4 ярыш көне эчендә үтәргә һәм максималь балл җыярга тиешле биремнәр бирелә. Бу Чемпионат тамашачылары өчен дә җайлы – расписаниегә яраклашырга кирәкми, теләсә кайсы көнне килеп, үзең теләгән бар компетенция мәйданчыкларын күреп була. Future Skills чемпионаты 23 Авг 2019 , 09:00 - 17:00 “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге Тасвирлама Ярыш киләчәкнең перспективалы һөнәрләренә багышлана. Конкурсантлар тиздән тормышыбызның аерылгысыз өлеше булачак технологияләрдә үз көчләрен сыный. WorldSkills Juniors чемпионаты 23 Авг 2019 , 09:00 - 16:00 “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге Тасвирлама 14-16 яшьлек ярышчылар бер-берсе белән WorldSkills Kazan 2019 олылар чемпионаты программасына туры килгән 13 юниор компетенциясендә көч сынаша. Мәдәни-күңел ачу программасы 23 Авг 2019 , 10:00 - 17:00 "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге Тасвирлама Анимация программасы, урам театры һәм халык коллективлары чыгышлары, фото-активлыкларны урнаштыру. А, В, С кластерлары Киләчәккә билет 23 Авг 2019 , 10:00 - 17:00 “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге Тасвирлама Чемпионатка килгән һәр тамашачы аның уникаль сыйфатларын ачыкларга ярдәм итүче экспресс-диагностика үтә алачак, ул киләчәктә нинди һөнәр сайларга кирәклеген күрсәтәчәк. Try-A-Skill 23 Авг 2019 , 10:00 - 19:00 “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге Тасвирлама Әлеге интерактив мәйданчыкларда Чемпионатка килгән һәр тамашачы төрле компетенциядәге осталар эшен күзәтеп кенә калмаячак, ә үзе дә катнаша алачак. Мәйданчыклардагы активлыклар мастер-класслар, презентацияләр һәм өйрәтүче күрсәтмә чыгышлар формасында үтә.