Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Зәркәнчелек эше

Зәркәнче, модалы аксессуарлар булдыруның төрле алымнарын кулланып, алтын һәм башка кыйммәтле металлар һәм ташлар белән эшли.

Зәркәнченең эше әзер яки мөстәкыйль эшләнгән дизайн нигезендә эстетик кыйммәткә ия булган зәркан эшләнмәләрен җитештерүдән гыйбарәт.

Ювелир эше остасы, кыйммәтле металлардан һәм ташлардан кабатланмас бизәнү әйберләре ясап, детальләштерелгән сызымнар нигезендә эш итә яки кабат эретелә торган модельләр буенча кою технологиясе нигезендә серияле эшләнмәләр җитештерә.

Башка очракларда алар зәркан эшләнмәләрен төзекләндерү яки нәкъ шуңа ошаган икенче эшләнмә ясау эшләрен башкаралар. Зәрканчылык сәнгатендә төп рольне дизайнерлык концепциясен аңлый һәм аны дөрес итеп чагылдыра белү уйный, шулай ук кулланыла торган кыйммәтле материалларны белү дә мөһим. Зәркан эшләнмәләре дизайны өлкәсендә мода тенденцияләрен яхшы тоемлаучылар һәм иҗади фикерләүчеләр зур уңышка ирешә. Булачак эшләнмәне күзаллый алу һәм автомат проектлаштыру системасы кораллары белән эшли белү шулай ук мөһим күнекмәләр. Физик яктан караганда, зәркәнче нык куллы, сыгылмалы хәрәкәтле һәм яхшы күрү сәләтенә ия булырга тиеш.

Зәркан эшләнмәләре дизайнерлары мөстәкыйль дә, шул ук вакытта төрле предприятиеләрдә: зәркән кибетләрендә, остаханәләрдә һәм җитештерүдә дә эшли алалар. Клиентлар нәкъ менә алар өчен генә булдырылган эшләнмәләр өчен зур акчалар түләргә әзер булганлыктан, бүген хезмәт базарында шәхси заказлар буенча эшләүче осталар популяр.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Александр Емелин

Россия

750

Цилян Чэнь

Кытай

741

Санджой Праманик

Һиндстан

718

Реза Абатизадех

Иран

716

Кызыклы фактлар

“Зәркәнче” сүзе төрки телләрдән алынган, һәм “рәсем уеп бирә алучы” дип тәрҗемә ителә.

Элек кыйммәтле ташларда һәм металларда иң мөһиме булып аларның матурлыгы түгел, ә яклау үзлекләре саналган. Бизәнү әйберләре явыз көчләрдән саклану бөтиләре сыйфатында кулланылган.

Һәр зәркән эшләнмәнең пробасы бар. Ул бизәнү әйбере ясалган эретмәдә ничә г чиста металл бар икәнен аңлата.

Бизәнү әйберләре җитештергәндә чиста алтын сирәк кулланыла – көнкүрештә аны тырнау яки формасын бозу җиңел. Эретмәләр аны саклау һәм аңа ныклылык бирү өчен кирәк.

Хәзерге вакытта зәркән эшләнмәләре әзерләү максатында еш кына SLA 3D басма технологиясе буенча эшләүче 3D-принтерлар кулланыла

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.