Визуаль мерчендайзинг
Визуаль мерчендайзер кибетләр һәм универмагларның эчләрен кешене җәлеп итәрдәй итеп бизәүче. Әлеге төр белгечнең төп бурычы – яңа эшәнмәләрне, коллекцияләрне һәм акция нигезендә сатыла торган товарларны кулланучыга оригиналь, креатив, кабатланмас чаралар кулланып тәкъдим итү.
Сыйфатлы товар ваклап сату кибетенең үсешен өлешчә генә тәэмин итә. Кибетнең маркетинг бизәлеше шулай ук зур әһәмияткә ия. Визуаль мерчендайзерның төп сыйфаты — товар сатылачак кибетне ачык күзаллый алу, яхшы аралашу күнекмәләренә, иҗади фикерләүгә ия булу, шулай ук заманча реклама технологияләрен белү. Әлеге өлкәдәге белгечләр шулай ук товарның да, кибетнең дә максатчан базарын яхшы аңларга, техник биремнәрне практикада нәтиҗәле чагылдыру өчен төс һәм дизайнны яхшы тоемларга һәм детальләргә игътибарлы булырга тиеш. Моннан тыш, алар бик кызыксынучан булырга, төрле мәдәниятләр, стильләр һәм модалы юнәлешләрдән хәбәрдар торырга тиешләр.
Визуаль мерчендайзерлар күпчелек очракта универсаль кибетләрдә дә, шулай ук махсуслаштырылган сәүдә нокталарында да, мисалга, мебель кибетләрендә, ваклап сату өлкәсендә эшлиләр. Эш бирүчеләрнең икенче бер сегменты –күргәзмәләр һәм чаралар оештыручылар, шулай ук реклама агентлыклары. Җәмгыятьнең мода индустриясе белән кызыксынуы даими үсештә булу визуаль мерчендайзерларның һөнәри уңышына ярдәм итәчәк.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Анастасия Распопова
770
Липин Ло
736
Вендела Лундин Пикнер
727