Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Визуаль мерчендайзинг

Визуаль мерчендайзер кибетләр һәм универмагларның эчләрен кешене җәлеп итәрдәй итеп бизәүче. Әлеге төр белгечнең төп бурычы – яңа эшәнмәләрне, коллекцияләрне һәм акция нигезендә сатыла торган товарларны кулланучыга оригиналь, креатив, кабатланмас чаралар кулланып тәкъдим итү.

Сыйфатлы товар ваклап сату кибетенең үсешен өлешчә генә тәэмин итә. Кибетнең маркетинг бизәлеше шулай ук зур әһәмияткә ия. Визуаль мерчендайзерның төп сыйфаты — товар сатылачак кибетне ачык күзаллый алу, яхшы аралашу күнекмәләренә, иҗади фикерләүгә ия булу, шулай ук заманча реклама технологияләрен белү. Әлеге өлкәдәге белгечләр шулай ук товарның да, кибетнең дә максатчан базарын яхшы аңларга, техник биремнәрне практикада нәтиҗәле чагылдыру өчен төс һәм дизайнны яхшы тоемларга һәм детальләргә игътибарлы булырга тиеш. Моннан тыш, алар бик кызыксынучан булырга, төрле мәдәниятләр, стильләр һәм модалы юнәлешләрдән хәбәрдар торырга тиешләр.

Визуаль мерчендайзерлар күпчелек очракта универсаль кибетләрдә дә, шулай ук махсуслаштырылган сәүдә нокталарында да, мисалга, мебель кибетләрендә, ваклап сату өлкәсендә эшлиләр. Эш бирүчеләрнең икенче бер сегменты –күргәзмәләр һәм чаралар оештыручылар, шулай ук реклама агентлыклары. Җәмгыятьнең мода индустриясе белән кызыксынуы даими үсештә булу визуаль мерчендайзерларның һөнәри уңышына ярдәм итәчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Анастасия Распопова

Россия

770

Липин Ло

Кытай

736

Вендела Лундин Пикнер

Швеция

727

Кызыклы фактлар

Витриналар үсеше 1840 елда кечкенә кибетчекләрне бер түбә астына җыйный алучы зур пыяла кисәкләре технологияләре барлыкка килүгә этәргеч биргән.

Тарихтагы иң беренче универмаг «Бон Марше» 1852 елда Парижда Астрид Бусико тарафыннан ачылган. Ул зур шәһәр-кибет турында хыялланган.

1909 елда америкалы Гордон Селфридж Лондонда әлегә кадәр дөнья дәрәҗәсендәге визуаль мерчендайзинг стандарты булып калучы универмаг ачкан.

Витринадан чын сәнгать әйбере ясарга була дигән уйга килгән кешеләрнең берсе - танылган Испания рәссамы-сюрреалисты Сальвадор Дали булган.

Танылган язучы Фрэнк Баум витриналарны профессиональ бизәүчеләрнең беренче ассоциациясен  булдырган һәм витринистика темасы буенча беренче җитди эшләрнең берсен язган.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Перл Со (Гонконг, Кытай)
Перл Со (Гонконг, Кытай)
WorldSkills São Paulo 2015 дөнья чемпионаты конкурсанты

һөнәрем миңа карьера төзергә ярдәм итте, чемпионатта катнашырга ышаныч бирде, теләк уятты. Ул минем тормышымны тулысынча үзгәртте. Хәзер мин позициямне башкаларга ярдәм итү, һөнәри осталык көче белән дөньяны яхшы якка үзгәртү өчен кулланыр идем. 

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.