Веб-технологияләр
Веб-дизайнер веб-сайтларны планлаштыра һәм эшли, тестлаштыра, аларның эшчәнлеген тәэмин итә, читтәге платформаларга күчерә, шулай ук социаль челтәрләр платформалары белән интеграцияли. Веб-дизайнер — социаль медиалар мәгълүматны таратуда лидерлык позицияләрен яулый торган дөньядагы төп компетенция.
Әлеге компетенция веб-технологияләр һәм веб-сайтлар кодлары белән эшләү белеме һәм тәҗрибәсенә, кулланучылар интерфейсын планлаштыру, уңайлы дизайн булдыру һәм сайтлар администраторы булу осталыгына нигезләнә. Иҗади сәләтләр шулай ук мөһим: веб-сайтның уңышы аның төсләр белән бизәлешеннән, аерым битләрнең ничек урнашулары һәм графикасыннан да торырга мөмкин. Эшләрендә алга китәр өчен веб-дизайнерлар авторлык хокукларын бик яхшы белергә һәм эш этикасы кодексын үтәргә тиешәр. Моннан тыш, бу өлкәдә киберкуркынычсызлык төшенчәсен аңлау да торган саен актуальләшә бара. Тикшеренү методларын белүгә һәм максатчан аудиторияне, базарларны һәм тенденцияләрне аңлауга өстәлгән яхшы коммуникация күнекмәләре клиентларның канәгатьлелекк дәрәҗәсен күтәрәчәк һәм веб-дизайнерга ышанычны арттырачак.
Веб-дизайнер шәхси нигездә яки веб-дизайн агентлыгында эшләргә мөмкин. Бу өлкәдәге мәшгульлек башка һөнәрләр белән чагыштырганда югарырак темплар белән алга китәр дип фаразлана. Аңа ихтыяҗ мобиль җайланмаларның популярлыгы арту һәм электрон сәүдә үсеше белән билгеләнә.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Юнхо Ли
737
Пранав Удайярк Нуталапати
733
Николя Эттлин
733
И Чжи Линь
732