Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Сәнәгать механикасы һәм монтажы

Сәнәгать җиһазларын төзәтү буенча слесарь сәнәгать предприятиеләрендә һәм заводларда стационар сәнәгать җиһазларына, механизация чараларына, автоматлаштырылган һәм роботлаштырылган системаларга техник хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау эшләрен башкара.

Сәнәгать җиһазларын төзәтү буенча слесарьлар, кагыйдә буларак, сәнәгать станокларын урнаштыру, аларга техник хезмәт күрсәтү, аларны төзәтү һәм сүтеп алу эшләрен башкаралар. Алар механикалаштырылган сәнәгать системаларын югары сыйфат стандартлары нигезендә планлаштыралар, проектлыйлар, сайлап алалар һәм монтажлыйлар. Бу эшләр үз эченә сынауны, төзексезлекләрне ачыклау һәм бетерүне ала, бу исә мондый белгечләрдән үзләре эшли торган җиһазларны яхшы белүне таләп итә.

Слесарь һөнәрендә уңышка ирешү өчен авыр җиһазлар белән эшләү өчен кирәкле физик көч, түземлек, хәрәкәтләрнең яхшы координациясе, сызымнарны укый һәм күзаллый белү, механик системаларны тирәнтен аңлау һәм анализлый алу, шулай ук аларда булган җитешсезлекләрне эзләп табу һәм бетерү, коллективта эшли белү таләп ителә.

Катлаулы югары технологияле җайланмалар, компьютер белән идарә ителә торган станокларның күптөрлелеге заводларда һәм җитештерү предприятиеләрендә торган саен күбрәк кертелә, бу исә сәнәгать җайланмаларын карап тотучы, аларга хезмәт күрсәтүче белгечләргә сорау артуга китерә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Юдзиро Сакамото

Япония

744

Клинтон Ларкингс

Австралия

736

Вэйюй Чжан

Кытай

721

Адам Флинн

Ирландия

720

Кызыклы фактлар

Механиклар Борынгы Римда ук булганнар: алар су кудыру системасының эшен тәэмин иткәннәр һәм хезмәт коралларын төзәтү белән шөгыльләнгәннәр.

Англия механигы Джон Кей 1733 елда “очучы” соса уйлап тапкан, бу тукучы хезмәте җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттырырга мөмкинлек биргән.

Механик һөнәре заманча мәгънәдә XVIII гасыр ахырында – ХIX гасыр башында, бөтен дөньяда сәнәгать күтәрелеше башлангач барлыкка килә.

1971 елда алман компаниясе KUKA Европада беренче булып роботлы автомат конвейер линиясен барлыкка китерә.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.