Сәнәгать автоматикасы
Сәнәгать автоматикасы буенча белгеч автомат һәм электр җитештерү системаларын урнаштыруны, төзекләндерүне һәм аларга техник хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыра.
Әлеге бурычларга, кагыйдә буларак, электротехника, су белән тәэмин ителеш, нефть-газ тармагы кебек секторларда автоматлаштыру җиһазларын һәм җайланмаларын монтажлау керә.
Автоматлаштыру сәнәгать системалары белән идарәдә торган саен зуррак әһәмияткә ия була бара. Моңа бәйле рәвештә әлеге өлкә белгеченең төп күнекмәләренең берсе – проблемаларны монтажлау этабында да, шулай ук җиһазлардан файдалану процессында да табу һәм бетерү. Сәнәгать автоматикасы буенча белгеч билгеле бер өлкәдә яки төрле тармакларда да эшли ала. Сәнәгать автоматикасы белгечләре булган электрчылар кабельләрне, контроль-үлчәү җиһазларын һәм идарә үзәкләрен монтажлый, электр чылбырларын проектлый һәм логик контроллерларны программалый белергә тиешләр.
Автоматлаштыру технологияләре тиз темплар белән алга бара, бу исә яңа казанышларны күзәтеп баруны һәм белемнәрне гел актуальләштереп торуны таләп итә. Эш шартлары үз эченә төрле куркыныч факторларны алырга мөмкин. Әлеге өлкә белгечләре хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы җитештерү алымнарын кертүне актив рәвештә алга этәрергә һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен төгәл үтәргә тиешләр.
Сәнәгать автоматикасы буенча белгечләр арасында мәшгульлек югары техник квалификация һәм проектлау өлкәсендә тәҗрибә таләп ителә торган өлкәләрдә үсәчәк.
Технология процессларын энергия нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм чыгымнарны экономияләүгә юнәлдерелгән автоматлаштыру әлеге өлкә белгечләренә ихтыяҗ артуга китерәчәк.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Сумин Ян
740
Томас Мартин
732
Цзянтао Хэ
729