Сантехника һәм җылыту системасы
Сантехника һәм җылыту системасы буенча белгеч төзелеш тармагында эшли. Аның эшчәнлегенең төп өлкәсе – су белән тәэмин ителеш һәм җылылык системаларын монтажлау. Мондый төрдәге белгеч проектларның торак йортлардан алып коммерция объектларына кадәр булган өлешендә биналарның эчләрендә дә, тышларында да башкара.
Сантехника һәм җылыту системасы буенча белгечләр төрле кораллар һәм җайланмалар белән эшли, системаларны планлаштыра һәм проектлый, әйләнә-тирә мохиткә зыянсыз һәм энергияне янга калдыру алымнарын кулланып, аларны монтажлый һәм сыный белергә тиеш.
Әлеге профиль белгече су белән тәэмин ителеш һәм җылылыкның автоматлаштырылган көнкүреш яки коммерцияле системаларын программалаштыру һәм кулланылышка кертү, җитешсезлекләрне диагностикалау белән шөгыльләнә. Барлык очракларда да ул эшләрне куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып һәм сыйфатлы итеп башкарырга тиеш. Шулай ук алардан фикерне туплый алу, куелган мәсьәләләрне тиз һәм төгәл хәл итү, вак детальләргә дә игътибарлы булу сорала.
Әлеге төр белгечләр фабрикалар һәм заводларга техник хезмәт күрсәтү бүлекләрендә, су белән тәэмин ителеш һәм җылыту системаларына хезмәт күрсәтүче подрядчыларда эшлиләр. Моннан тыш алар шәхси эшкуарлар буларак үзләренә дә эшли алалар. Сантехник белгечлегенә яңа төзелеш объектлары күп булу сәбәпле ихтыяҗ гаять зур. Алар шулай ук традицион рәвештә инде кулланылышта булган торак һәм коммерцияле биналардагы су белән тәэмин ителеш һәм җылыту системаларына хезмәт күрсәтү өчен дә бик кирәк.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Уы Чжо
750
Инчжэн Ян
735
Патрик Китинг
726
Патрик Греппер
724