Ресторан сервисы
Ресторан сервисы буенча белгеч ресторанга килүчеләргә һәм кунакханәләрдә яшәүчеләргә аларның ихтыяҗларына хөрмәт күрсәтеп һәм алар көткәнгә җавап бирергә тырышып, төрле ризыклар һәм эчемлекләр тәкъдим итә. Хезмәт күрсәтүнең бу төре бар, бистро һәм кафелардан алып банкет залларына һәм затлы рестораннарга кадәр булган төрле категория биналарда күрсәтелә.
Ресторан сервисы өлкәсендә карьера ясауны сайлаган кешеләр өчен төп таләпләрнең берсе – кешеләргә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә омтылу, шулай ук гастрономия мәдәниятенә карата кызыксыну, командада эшли белү һәм һәрвакыт биеклектә калырга тырышу. Ресторан сервисы буенча белгеч кулинария традицияләре һәм ризыкларның барлык төрләре буенча да бик күп белүен күрсәтергә тиеш. Ул азык-төлек продуктларын кулинар эшкәртү алымнарын һәм ризыкларны матур итеп тәкъдим итү ысулларын, шулай ук бу процессларда кулланыла торган кораллар һәм кирәк-яракларны да белә. Ашханәдә эшлиме, әллә биш йолдызлы ресторандамы, мөһим түгел, әмма мондый белгеч һәркайда яхшы гадәтләргә, матур тышкы кыяфәткә һәм тел-теш тидергесез шәхси гигиенага ия булырга тиеш.
Халык саны арту һәм кешеләрнең гел хәрәкәттә булулары торган саен күбрәк халыкның өйдән читтә туклануына китерә. Мондый шартларда җәмәгать туклануы урыннары торган саен күбрәк ачылачак. Ресторан сервисы буенча тәҗрибәле, квалификацияле белгечләргә шуңа да ихтыяҗ даими сакланачак.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Мартина Вик
777
Луи Козетт
745
Чатварин Клонгной
742