Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Ресторан сервисы

Ресторан сервисы буенча белгеч ресторанга килүчеләргә һәм кунакханәләрдә яшәүчеләргә аларның ихтыяҗларына хөрмәт күрсәтеп һәм алар көткәнгә җавап бирергә тырышып, төрле ризыклар һәм эчемлекләр тәкъдим итә. Хезмәт күрсәтүнең бу төре бар, бистро һәм кафелардан алып банкет залларына һәм затлы рестораннарга кадәр булган төрле категория биналарда күрсәтелә.

 Ресторан сервисы өлкәсендә карьера ясауны сайлаган кешеләр өчен төп таләпләрнең берсе – кешеләргә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә омтылу, шулай ук гастрономия мәдәниятенә карата кызыксыну, командада эшли белү һәм һәрвакыт биеклектә калырга тырышу. Ресторан сервисы буенча белгеч кулинария традицияләре һәм ризыкларның барлык төрләре буенча да бик күп белүен күрсәтергә тиеш. Ул азык-төлек продуктларын кулинар эшкәртү алымнарын һәм ризыкларны матур итеп тәкъдим итү ысулларын, шулай ук бу процессларда кулланыла торган кораллар һәм кирәк-яракларны да  белә. Ашханәдә эшлиме, әллә биш йолдызлы ресторандамы, мөһим түгел, әмма мондый белгеч һәркайда яхшы гадәтләргә, матур тышкы кыяфәткә һәм тел-теш тидергесез шәхси гигиенага ия булырга тиеш. 

Халык саны арту һәм кешеләрнең гел хәрәкәттә булулары торган саен күбрәк халыкның өйдән читтә туклануына китерә. Мондый шартларда җәмәгать туклануы урыннары торган саен күбрәк ачылачак. Ресторан сервисы буенча тәҗрибәле, квалификацияле белгечләргә шуңа да ихтыяҗ даими сакланачак.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Мартина Вик

Швейцария

777

Луи Козетт

Франция

745

Чатварин Клонгной

Таиланд

742

Кызыклы фактлар

«Официант» сүзе безгә алман теленнән килгән, аңа кадәр ул латин телендә “хезмәт итүче” дигәнне аңлаткан.

Иң күп рестораннар Парижда урнашкан.

Ашамлыкларны “русча”, менюда язылган тәртип буенча бирү ысулын (фр. service à larusse) Франция пешекчесе Огюст Эскофье уйлап тапкан, моңа кадәр ашамлыклар бер үк вакытта бирелә булган.

Англиядә килүчеләре берәр чынаяк чәй эчә алган “чәй бакчалары” булган. Тизрәк хезмәт күрсәтсеннәр өчен, алар тышына TIP (ингл. to insure prompt) дип язылган калай тартмаларга тәңкә ыргыта булганнар.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.