Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Прототиплар ясау

Прототиплаштыру белгече инженерларга һәм проектлаучыларга эшләнмәне ясалу барышында ук сынап карау, бәяләү һәм модификацияләү мөмкинлеге бирә торган прототиплар ясый. Прототиплар булачак эшләнмәнең реаль кулланылыш шартларындагы функционалын тестлаштырырга, аның эш характеристикаларын билгеләргә һәм хәтта кулланучыларның мондый эшләнмәне алырга әзерме, юкмы икәнлекләрен билгеләргә дә мөмкинлек бирә.

Прототиплаштыру буенча белгеч, заказчыга прототиплаштыру нәтиҗәләренә нигезләнгән профессиональ киңәшләренең һәм күрсәтмәләренең аларның җитештерү планнарына тулысынча туры килүен дәлилләп күрсәтә алыр өчен, кешеләр белән аралашу күнекмәләренә ия булырга тиеш. Әлеге өлкә белгече 3D CAD системалары, фрезерлау, бастырып чыгару, вакуумда кою, механик һәм кул кораллары белән эшләү, сиптереп буяу һәм финиш эшкәртүе кебек ПАС системалары (җитештерүне технологик әзерләүнең автоматлаштырылган системалары) компетенцияләренең киң диапазонына ия. Прототиплаштыру буенча белгечләр прототипларны тәкъдим ителгән проект нигезендә, әмма яңа эшләнмәләрне тудырганда була торган билгесез состав өлешләрен дә исәпкә алып эшләр өчен үз белемнәрен, күнекмәләрен һәм тәҗрибәләрен кулланалар.

Якындагы елларда мондый төр белгечләргә ихтыяҗ арту күзәтеләчәк. Кулланучыларның продукциянең яңа төрләренә һәм дизайнына ихтыяҗы әлеге өлкәдә квалификацияле белгечләргә сорауны арттыра.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Айдар Минеев

Россия

728

Минсук Ким

Корея

721

Миуми Мацудзоэ

Япония

717

Кызыклы фактлар

Иң беренче “прототипларны” борынгы кабиләләр үк әзерли башлаган, алар кул астындагы материаллар – агач, таш, балчык һәм ком куллана булганнар.

Беренче 3D-сканер 1960 елда уйлап табылган. Аның мөмкинлекләре чикле булган, нәтиҗә һәм төгәллек алыр өчен күп вакыт һәм тырышлык куярга туры килгән.

Кәгазь прототиплаштыру 1980 еллар уртасында барлыкка килгән һәм 90 нчы еллар уртасында популярлашып киткән.

IBM, Honeywell, Microsoft компанияләре үзләренең продуктларын эшләгәндә беренчеләрдән булып кәгазь прототиплаштыру куллана башлаганнар.

Тиз прототиплаштыру (3D-басма) материалны бетерүне яки аның формасын үзгәртүне күздә тотмый, ә материалны катлам-катлам үстерүдән гыйбарәт.

1986 елда Америка тикшеренүчесе Чак Халл үзенең өч үлчәмле басма җиһазын тәкъдим иткән (“стереолитография өчен җайланма”) һәм шул рәвешле 3D-басма уйлап тапкан.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.