Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Полимеханика һәм автоматлаштыру

Полимеханика өлкәсендәге белгеч җитештерү җиһазлары һәм станоклар өчен детальләр, гидравлик һәм механик җайланмалар ясый һәм аларны урнаштыра. Аларның эше беренче чиратта электротехника һәм машина төзелеше белән бәйле. Алар проблемаларны эзләргә, диагноз куярга һәм аларны юкка чыгарырга, шулай ук сәнәгатьнең төрле тармакларында киң спектрдагы мәсьәләләр буенча күрсәтмәләр бирә алырга тиешләр.

Җитештерү предприятиеләрендә станокларны һәм системаларны төзәтү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү буенча эшләр катлаулы җиһазлар өчен детальләр ясау һәм монтажлау өчен кирәкле төрле күнекмәләрне таләп итә. Полимеханика белгечләре логиканы, бораулау, токарьлык, фрезерлау һәм җыю җиһазларының, технологик процесслар белән идарә итүнең автомат системаларының ничек эшләнгәннәрен һәм аларны файдалану үзенчәлекләрен, шулай ук электр җиһазлары һәм электр чылбырлары белән бәйле эш нигезләрен дә белергә тиешләр. 

Моннан тыш, әлеге өлкә белгечләре электропневматиканы, привод системаларын, программалаштырыла торган микроконтроллерларны да тирәнтен аңларга, компонентларны эш блокларына җыя һәм куллануга кертә белергә тиешәр.

Әлеге юнәлеш белгечләре еш кына сәнәгать җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өлкәсендә яки машина төзелеше өчен каралган тармаклардагы хезмәт күрсәтүче компанияләрдә эшлиләр. Сәнәгать техникасын һәм коралларны даими оптимальләштереп торуга ихтыяҗ полимеханика буенча белгечләргә сорау артуга китерә. Заманча җәмгыятькә катлаулы эшләнмәләр торган саен күбрәк кирәк булу сәбәпле, бу юнәлештәге хезмәт базары үсәчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Стефан Истван Эрёш

Австрия

731

Юйхуэй Чжэн

Кытай

730

Тзу Ян Чэн

Кытай Тайбэе

719

Кызыклы фактлар

Автомат машинаның беренчел образы булып Борынгы Мисырдагы су тәгәрмәче тора.

1774 елда Шотландия уйлап табучысы Джеймс Уатт беренче универсаль пар машинасын уйлап тапкан.

Америка эшмәкәре Генри Форд беренче конвейерны 1913 елда җибәргән.

1947 елда Америка Кушма Штатларында кеше-оператор хәрәкәтен кабатлаучы идарә белән беренче электромеханика манипуляторы эшләнгән.

Беренче сәнәгать роботлары «Юнимейт» һәм «Версатран» 1962 елда Америка Кушма Штатларында булдырылган. Аларның икесендә дә кеше кулын хәтерләтүче манипулятор урнаштырылган булган.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.