Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Плитка белән тышлау

Плитка белән тышлау остасы коммерцияле төзелеш, торак һәм җәмәгать биналары төзелеше проектларында эшли. Аның төп бурычы – төрле нигезләргә плитә ябыштыру. Плитә белән тышлау остасы белгечлеге шактый ук катлаулы хезмәт һәм зур тәҗрибә таләп итә. Эш шартлары да төрлечә: зур коммерцияле проектлардан алып йөзү бассейннарын һәм юыну бүлмәләрен плитә белән тышлауга кадәр булырга мөмкин.

Тышлау материалы буларак керамик плитә, мозаика һәм чын таш кулланыла. Моннан тыш, плитәдән файдалану шартлары шулай ук бик үзенчәлекле: аны стенага, идәнгә, торак йортларда, офисларда, паркларда, сәнәгать җитештерүләрендә, җәмәгать биналарында һәм зур корылмалардагы баскычларга ябыштыралар. Шулай итеп, плитә белән тышлаучылар бинаның эчендә дә, тышында да эшләргә мөмкиннәр. Алар дизайнны төгәл үтиләр, өслекләрне югары дәрәҗәгә җиткереп әзерлиләр, плитәне үрнәкләр нигезендә түшиләр һәм плитәләр арасындагы җөйне каплыйлар. Детальләргә, аерым алганда вертикальлеккә, яссылыкка, өслек мәйданына һәм плитәнең тигезлегенә аеруча игътибарлы булу таләп ителә. Әлеге өлкә профессионалларыннан шулай ук клиентлар, төзүчеләр, архитекторлар һәм башка профильле белгечләр белән эшли белү дә сорала.

Плитә белән тышлау өлкәсендә мәшгульлек перспективасы, яңа йортлар төзелеше күләме артуга бәйле рәвештә, бик кызыктыргыч булып тора. Моннан тыш, инде кулланылышта булган йортлардагы плитәләрне төзекләндерү һәм алмаштыру эшләрен башкаруга да торган саен күбрәк осталар таләп ителә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Янис Гентнер

Германия

736

Ренато Лео Майер

Швейцария

735

Даниил Шмыдов

Россия

723

Лукаш Гомиш

Бразилия

722

Кызыклы фактлар

Борынгы плитә белән тышлаучыларның хезмәт үрнәкләре безнең көнгә кадәр килеп җиткән. Мисырның иң зур пирамидасы – Хеопс пирамидасы -  әлегә кадәр тышлау эзләрен саклый.

Плитканың исеме борынгы грек сүзе “keramos” – “яндыру” белән бәйләнгән, бу керамика плитәсен җитештерүнең ысулын аңлата.

Заманчаныкына охшаган отделка керамикасы б.э. кадәр VIII гасырда, Борынгы Иранда барлыкка килгән.

IV гасырда Рим-католик чиркәве фарсылардан плитә җитештерү серен белүгә ирешәләр, шулай итеп аның Көнбатыш Европа буйлап таралуы башлана.

Италия – керамогранитның туган иле, беренче тапкыр аны 1981 елда ук куллана башлаганнар, ә аны әзерләү буенча дөнья базары лидеры  - Кытай.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.