Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Мода технологияләре

Мода технологияләре өлкәсендәге белгечләр тукымалар белән эшлиләр, аларны кисәләр һәм "югары мода" өлкәсе өчен дә, шулай ук массакүләм базар клиентлары өчен дә кием җитештерәләр. Мода дизайнерлары хәл итә торган мәсьәләләр исемлегенә концепция булдыру, кулдан яки компьютерда эскизлар ясау, тукымаларны үлчәп кисү, эшләнмәләр җитештерүне күзәтеп тору һәм тукымалар, төсләр, формалар өлкәсендәге актуаль тенденцияләрне анализлау керә.

Кием дизайнын ясау белгечтән үз эшләнмәләрендә эстетиканы һәм уңайлылыкны берләштерә алырлык новаторлыкны, иҗади фикерләүне, сәнгати талантны һәм дизайнерлык тоемлавын таләп итә. Әлеге өлкәдә эшләүчеләр мода тенденцияләрен яхшы тоемларга, материаллар һәм тукымалар буенча белгеч булырга тиешләр. Мода индустриясенең кайсы тармагына (массакүләм кулланучылар өчен эталон-үрнәкләр җитештерү яки заказга кабатланмас эшләнмәләр булдыру) караудан бәйсез рәвештә кием дизайнеры чималны һәм тукымаларны ничек табарга, сатып алырга, сакларга һәм төрле очраклар өчен уңайлы матур кием дизайнында чагылдырырга икәнлеген белергә тиеш. 

Кайбер белгечләр кыйммәтле киемнәрне бер генә нөсхәдә җитештерәләр, икенчеләре командада эшлиләр һәм массакүләм кулланучылар өчен модельләр коллекциясе булдыралар яки эшләнмәләрнең аерым бер төрләре буенча махсуслашалар. Халык саны арту һәм кием-салымга, аяк киемнәренә һәм аксессуарларга ихтыяҗ үсүгә бәйле рәвештә, мондый белгечләрнең хезмәт базары алга таба үсәчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Цайюнь Вэнь

Кытай

733

Габриэлла Луисе Душ Сантуш Силва

Бразилия

730

Ю Сюань Кэ

Кытай Тайбэе

728

Кызыклы фактлар

Иң борынгы тегү энәсе Көньяк Африкадагы мәгарәдә табылган. Аңа якынча 60 000 ел.

1857 елда Англия тегүчесе Чарльз-Фредерик Уорт модель карьерасына нигез салган. Ул кызларны модельләр сыйфатында кулланып, Парижда дөньядагы иң беренче мода күрсәтүне оештырган.

Итәк киемнәрнең иң борынгы төре булып тора, бары бил бәйләвеченә генә калыша. 1600-1700 елларга кадәр итәкне ир-атлар да, хатын-кызлар да кигән.

Иң киң таралган кием материаллары – җитен, мамык,  полиэстер, вискоза. Кием өчен мамык тукыма 7000 ел артык вакыт дәвамында кулланылган.

1800 елларга кадәр “балалар киеме” дигән төшенчә булмаган. Балалар олылар кебек киенгән.

Киемнең уртача “гомер” озынлыгы якынча 3 ел тәшкил итә. Бу норматив тормыш сыйфатын чагыштыру өчен кулланыла.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.