Информацион куркынычсызлык
Информацион системалары куркынычсызлыгын анализлау буенча белгеч оешманың компьютер системалары һәм челтәрләрен начар ниятле затларның һөҗүменнән һәм конфиденциаль мәгълүматларның урлануыннан саклауны тәэмин итә.
Эш бирүчеләр сыйфатында еш кына IT хезмәт күрсәтүчеләр, банк һәм финанс оешмалары, дәүләт ведомстволары һәм медицина компанияләре чыгыш ясый.
Мәгълүмат системалары куркынычсызлыгын анализлау буенча белгечнең эше, кагыйдә буларак, челтәрара сак экраннары урнаштыру һәм конфиденциаль мәгълүматны саклау өчен мәгълүматларны яшерүне тәэмин итә торган программа тәэмин ителеше урнаштырудан гыйбарәт.
Мондый белгечнең вазыйфаларына тагын оешма челтәрен контрольдә тоту, куркынычсызлык системасына "законсыз үтеп керү" ләрне ачыклау һәм килеп чыга торган хокук бозуларны тикшерү дә керә.
Мәгълүмат системалары куркынычсызлыгын анализлау буенча штатта эшләүче белгечләрне еш кына гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен, һөҗүмнән соң оешманың мәгълүмат челтәрләре һәм системаларының тиешле дәрәҗәдәге эшчәнлеген торгызу гамәлләре һәм алымнары төгәл билгеләнгән планнарны эшләү һәм гамәлгә ашыруга җәлеп итәләр.
Мондый төрдәге белгеч начар ниятле кешеләр компьютер системаларына үтеп керү өчен куллана торган яңадан-яңа алымнарны, шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә компанияләргә мондый куркынычка каршы торырга ярәм итәчәк технологик эшләнмәләрне карап барырга тиеш.
Соңгы елларда Интернетта бизнес операцияләрнең, шулай ук әйберләр интернеты (IoT) һәм болыт исәпләүләренең зур үсеше күзәтелә. Моның белән бергә катлаулылык планында да, санга мөнәсәбәттә дә куркынычсызлыкка киберянаулар арта. Шуңа күрә бүген киберкуркынычсызлык өлкәсе белгечләренә дөнья күләмендә ихтыяҗ зур.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Виктор Легостаев
749
Дмитрий Титов
749
Цзытун Сяо
745
Чжутянь Фэн
745
Раиса Маркон
713
Жан Карлуш
713
Девеш Логэньджань
713
Чань Хун Кох
713